Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 20:54

"Чудо" МХОда бәхетен тапкан

Иван, яуларның берсендә яраланып госпитальгә эләгә...

"Чудо" МХОда бәхетен тапкан
"Чудо" МХОда бәхетен тапкан

 

Зианчура районыннан махсус хәрби операциягә юлланган Иван исемле яугир фронтта үзенең тормыш иптәшен тапкан. “Чудо” позывнойлы егет күптән түгел генә кыска вакытлы ялга кайткан. Улын тиз  генә күрермен дип өметләнмәгән әнисе газиз баласы кайту шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмаган.

Иван, яуларның берсендә яраланып госпитальгә эләккән. Тумышы белән Тула өлкәсеннән булган кыз госпитальдә “Чудо”га ярдәм күрсәтә, яраларын бәйли, авыртуларын басар өчен бар тырышлыгын сала. Иван аңына килгәч тә аңа үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган. Үзләренчә бәләкәй генә туй ясап, никахларын теркәгәннәр. Сугыш тәмамлангач алар бар туганнарын җыеп туйларын зурлап үткәрергә ниятли.

Әйткәндәй, Башкортстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров МХОга юлланучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация күләмен арттыру турындагы карарга кул куйды. РФ Президенты Владимир Путин да 2024 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр контракт төзүчеләргә 400 мең сум акча бирү турында карар итте. Шулай итеп, федераль түләүләрне дә исәпкә алып, Башкортстаннан контракт белән хезмәткә китүче яугирләргә бер тапкыр бирелә торган компенсация хакы 1 млн 205 мең сум тәшкил итә.  

Контракт турындагы бөтен мәгълүматны 117  - РФ Оборона министрлыгының бердәм белешмә номеры, шулай ук 122 яисә 8 (347) 218-19-19 ситуация үзәге, 8 (347) 248-29-31 – сайлап алу пункты номерлары буенча шалтыратып белергә була. МФЦның теләсә кайсы бүлегенә, Уфа шәһәрендәге Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук Госуслуги порталы аша, Телеграмдагы чат-бот һәм башбат.рф сайтына гариза җибәрергә була.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: