Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь , 01:27

Кайгылы хәбәр: танылган журналист Вилдан Галин вафат булган

Аның тапшыруларын яратып карый идек...

ГТРК Башкортостан.
Фото:ГТРК Башкортостан.

Уфада “Башкортостан” дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы директоры урынбасары, республиканың атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат хезмәткәре Вилдан Галин вафат булган. Танылган журналистның үлеме турында аның хатыны хәбәр иткән. Вилдан Нургали улына 45 яшь булган.

Вилдан Галин массакүләм мәгълүмат чараларында бөтен профессиональ эшчәнлеге дәвамында эшли — башта радиотапшырулар системасында, аннары телевидениедә. Үз карьерасында ул меңләгән репортаж, сюжет, интервью һәм туры эфирлар әзерләгән.

2001 елда БДУны тәмамлаган, студент елларында ук “Юлдаш” радиоканалында эшли башлаган, тапшырулар оештыру һәм җитештерү, яңалыклар чыгарылышларын версткалау белән шөгыльләнгән. 2003 елда “Башкортостан” ДТРК филиалының телевидение студиясенә эшкә күчә, хәбәрчедән алып мәгълүмат программалары хезмәте редакторына кадәр юл үтә. 2004-2010 елларда Башкортстан Президенты хакимияте һәм Хөкүмәте журналистлары пулына кергән.

2011 елда телевидение студиясенең социаль-икътисади программалар бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. “Телеүзәк”, “Живое село”, “Специаль репортаж”, “Золотая осень”, “Арслан“ ирләр клубы, “Разговор с властью“ ТВ-проектларын оештыручы, автордашы һәм алып баручысы була.

2014 елда “Башкортостан” телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе булды. 2015 елда “Россия 1-Башкортостан” телеканалында Вилдан Галин җитәкчелегендә башкорт телендә “Хәбәрләр”  төбәк яңалыкларының беренче чыгарылышы  чыкты. “Башкортостан” телерадиокомпаниясе филиалы директоры урынбасары итеп 2018 елда билгеләнде. Вилдан Галин – БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.

Вилдан Галинның ике кызы калган. "Өмет” гәзите редакциясе коллективы  мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: