“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашып кайтканнарга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Шушы көннәрдә алар Иглин районында яшәүче инвалидның өендә булдылар һәм хәлен белделәр. Торак йортларны тикшерү буенча комиссия әгъзалары ветеранның йортын карады, яугирнең шәхси таләпләренә туры килерлек итеп яраклаштыру буенча фикер алышты.
Әлеге вакытта филилал карамагында СВОда катнашып кайткан 37 яугирнең торакларын яраклашытру турында гаризасы бар. Шуларның 34 ендә булганнар, 7 сен инде яраклаштырып өлгергәннәр.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды МХОда яраланып кайткан яугирләргә торак шартларын яхшырту буенча, аларга уңайлы шартлар булдыру белән шөгыльләнә. Моның өчен Уфа шәһәре, Минһаҗев урамы, 107 санлы йортта урнашкан филиалга социаль координаторга мөрәҗәгать итәргә кирәк.