Җәмгыять
27 сентябрь 2024, 07:50

Куар кодлары буенча түләү барлыкка киләчәк

Уфа автобусларында шундый түләү системасы кертелә.

Куар кодлары буенча түләү барлыкка киләчәкКуар кодлары буенча түләү барлыкка киләчәк
Куар кодлары буенча түләү барлыкка киләчәк

Уфа автобусларында юл йөрү өчен QR-кодлар ярдәмендә түләргә мөмкин булачак. «Башавтотранс» дәүләт ташучысы бу системаны пассажирларга уңайлы булсын өчен кертә.

Менә төп детальләре:

- QR - кодлар һәм NFC-тамгалар салонның төрле урыннарында урнаштырылачак,

- Түләү өчен банк кушымтасын яки СБПэй кушымтасын кулланырга мөмкин,

- Электрон билет түләгәннән соң смартфонда күрсәтеләчәк,

-10 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр шәһәр маршрутларында ташлама гамәлдә булачак: QR-код буенча йөрү 28 сумга төшәчәк.

Башта система Уфа транспортында эшләячәк, аннары ул бөтен республика буенча барлыкка киләчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас