Илеш районында бик тырыш, уңган гаиләләр бар. Алар матурлыкка омтыла, шуңа күрә ихатасын да төзекләндерә, бакчасын да гөлбакча итеп тота. Югары Яркәй авылында әйләнә-тирәгә ямь биреп, күркәм дөнья көтеп яшәүче Чулпан һәм Айдар Гайсиннарның да йорт аллары, бакчалары чәчкәләр патшалыгын хәтерләтә.
Уңган гаилә пары җәй айларын көтеп ала. Чөнки әлеге мизгелдә аларның йорт аллары, бакчалары берсеннән-берсе матуррак, гүзәлрәк чәчкәләргә күмелә.
Гаилә башлыгы Айдарның эше командировкалар белән бәйле булганлыктан, йорт-хуҗалык эшләре, бакча карау тормыш иптәше Чулпан иңенә төшә. Шуңа күрә ир-ат эше дип куркып тормый, төзелеш эшләрен дә үзе башкара ул. Бакчасындагы агач корылмаларны, архитектур сыннарны, бизәү элементларны үзе ясап куйган.
Чулпанның ләззәт алып эшләве әллә каян күренә шул, фантазия байлыгы, алтын кулллары аркасында шундый матурлык, гүзәллек хасил була. Күңел халәтенә әверелгән шөгыленнән канәгатьлек кичерә. Буш вакыты юк та. Бер эшкә кереп киткәч, ял итү онытыла, җир эшенә мөкиббән китеп, ихлас бирелеп, керми дә бакчасыннан.
Үрнәкле, уңган гаиләнең өч балалары бар. Алар – әни-әтиләренең олы ярдәмчеләре. Читтә яшәүче уллары Альберт һәм Денис туган йортка кайтып йөриләр, беседка эшләгәндә нигезен һәм түбәсен эшләргә ярдәмләшкәннәр. Кызлары Әмирә чәчкәләрне карашырга ярдәм итә, аларны үстерү серләренә өйрәнә.
-Әниемә чәчкәләр карашырга һәрчак ярдәмләшәм, сулар сибәм. Җәйге чорда көндәлек эшкә әйләнә ул. Иртә яздан башта үсентеләр тәрбиялибез, аннары аларны бакчага күчереп утыртабыз. Бу эш миңа бик ошый. Аеруча роза чәчкәләрен яратам, - диде кызы Әмирә.
Тимердән бизәкләп эшләнгән капкасы да урам күрке, ә аны ачып килеп керүгә үк декоратив ат арбасы карашны җәлеп итте, ә аны уратып алып ап-ак алиссум чәчәкләре бизи. Бу чәчкәләрне аеруча ярата бакчачы. Аны тәрбияләү, үстерү серләре белән дә уртаклашты.
-Алиссумнарны зуррак савытка утырткан саен шулкадәр зуррак үсәләр алар. Утырканда ук туфрагына ашлама сибү файдалы булыр. Аларны гел эшкәртеп тору мөһим. Өстәмә тукландыру, ашламалар куллану үз нәтиҗәсен бирер, - диде бакчачы.
Бакчадагы һәр гөлнең, чәчәкнең тәрбияләп үстерү тәртибе белән яхшы таныш чәчкә үстерүче. Һәркайсының үз урыны, үз матурлыгы, үзенчәлекләре бар. Димәк, хуҗабикәнең алтын куллары шундый камил композиция тудыра. Биредә үзенчә бер тылсымлы һәм рәхәт атмосфера хакимлек итә.
Оста кулда һөнәр бар дигән әйтем Чулпанга туры килә. Аның бакчасы әкият илен хәтерләтә. Ясалма күлләр, фонтан күз явын алырлык. Күперләрне, җил тегермәнен, атынгычны, беседканы хуҗабикә үз куллары белән агачтан эшләгән. Кыш айларында ук ул планлаштыра башлый, интернет киңлекләрендә эзләнә, үзенең идеяләре туа, дизайнны, нинди чәчкәләр утыртуны күзаллый икән Чулпан.
Вконтакте социаль челтәрдәге битендә ул иҗат җимешләре белән таныштырып бара. Язылучылары бихисап, төрле төбәкләрдән киңәшләр сорап та язалар. Үзе дә башка чәчкә үстерүчеләр белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып тора.
Менә шундый уңганнар яши арабызда. Гайсиннар гаиләсе яшәү рәвешләре белән үрнәкле, шөгыльләре белән ямь бүләк итә. Чәчкәлек патшалыгы хуҗаларының күңелләре дә, гамәлләре дә күркәм. Гүзәллек өләшеп яшәүчеләр күбрәк булсын иде.