Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь , 09:43

Авария хәлендәге йортлар бетәчәк

15 мең кеше тораклы булачак.

Авария хәлендәге йортлар бетәчәк
Авария хәлендәге йортлар бетәчәк

Башкортстанда яшәүче 15 меңгә якын кешене авария хәлендәге торактан күчерәчәкләр. Бу хакта социаль челтәрләрдәге шәхси битендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Төбәк җитәкчесе үз басмасында федераль үзәк ярдәме белән 2019 елдан 2023 елга кадәр тузган һәм авария хәлендәге торактан адреслы программа буенча тугыз мең кешене күчерү мөмкин булды, дип сөйләде. Бу кешеләрнең гомуми торак мәйданы 112 мең квадрат метр тәшкил иткән. Сүз 2017 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар турында бара. Хәзер республикада башка мондый торак юк, дип ышандырды Радий Фәрит улы. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Русиядә яңа программа барлыкка килгән, анда безнең республика да катнашачак. Программага 2017 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган йортлар кергән. 2030 елга кадәр хакимият төбәкнең 38 шәһәрендә һәм районында 565 авария хәлендәге күп фатирлы йортлардан кешеләрне күчерергә ниятли. Бу 14,7 мең кеше һәм 227 мең квадрат метр дигән сүз. Программа этапларга бүленгән, беренче чиратта – Уфа һәм Бөре шәһәрләре тора. Программа «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырылачак, әмма Башкортстан җитәкчелеге бер үк вакытта башка вариантлар да эзли.

 – Шул исәптән муниципалитетларга авария хәлендәге торакны төзүчеләр белән территорияләрне комплекслы үстерү турындагы шартнамәләргә кертергә киңәш итәбез – бу урында уйланылган, үлчәнгән, социаль инфраструктураны аңлаган яңа кварталлар үсеп чыксын өчен. Адым саен без халкыбыз өчен заманча йортларда уңайлы шартлар тудырабыз, - дип белдерде Радий Хәбиров.

Чыганак: ufa.kp.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: