Кичә Уфада яшь ярымлык кыз бала әти-әнисен дулкынланырга мәҗбүр иткән – сабый әнисен балконда бикләп калдырган. Кызыксынучан нәни кыз, әнисе аны-моны уйламыйча, балконда тыныч кына юылган киемнәр элгән арада балкон ишегенең келәсен төшерергән дә куйган.
"Фатирга кире керергә уйлагач, ишекнең бикле булуын күргәч, әни кеше бик гаҗәпләнгән. Тәрәзәдән кызының хәйләкәр-шат йөзен күргәч, ишекнең очраклы гына ябылмавын аңлаган. Хатынга коткаручылар ярдәмгә килгән. Аларны вакытында өенә кайткан гаилә башлыгы чакырткан. Чөнки ул да фатирга керә алмаган – тышкы ишек эчтән бикле булган”, - дип хәбәр иттеләр шәһәрнең гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Коткаручылар баскыч һәм альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә өченче катта урнашкан балконга менгәннәр һәм ишекне ачканнар. Бала хәтта курыкмаган да.