Уфа шәһәрендә 17-19 октябрьдә үтәчәк “Русия – спорт иле” халыкара спорт форумында волонтер булып катнашыр өчен 1700дән артык кеше гариза биргән. Бу көннәрдә аларга рәсми делегацияләрне каршу алу, аларны озатып йөрү, мәгълүмат өстәлләрендә басып тору һәм форум эшчәнлегендә ярдәм итү бурычы тора. Волонтерлар җыю 20 июньдә игълан ителде.
Волонтерларны көненә өч тапкыр ашату, шәһәр эчендә йөрү өчен “Алга” картасы белән тәэмин итәчәкләр, брендлы киемнәр бирәчәкләр.
Уфа шәһәрендә форумның пленар киңәшмәсе, эшлекле, күргәзмә, мәдәни, спорт-тамаша программалары үтәчәк. Төп вакыйгалар Уфа шәһәренең 450 еллыгына төзелгән Көрәш сараенда үтәчәк.
“Русия – спорт иле”нең беренче форумы 2009 елда Казан шәһәрендә үтте. Ул вакытта чарада 1400 катнашучы булды, шуларның 300е чит илләрдән килде. Уфа шәһәренә 100 илдән 5 меңләп кеше киләчәк.
Чыганак: pravitelstvorb.ru