Республика Хөкүмәтендә күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җәмәгать транспортында бушка йөртү турында сөйләштеләр.
23 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан мәктәп укучыларын бушка йөртү хокукы алуны тизләтергә, гаризаны электрон рәвештә генә бирергә кушкан иде.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова әйтүченчә, баланың әтисе я әнисе район, шәһәр хакимиятенә гариза яза, аннан муниципалитет мәгълүматны “Башкортстан социаль карталар регистры”на җибәрә. Анда 10 көн эчендә баланы исемлеккә кертәләр. Бер балага транспортта аена 44 тапкыр бушлай йөрү хокукы бирелә.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова әйтүенчә, бүгенге көндә республикада күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче балалар 32 меңләп исәпләнә. Мохтаҗлыклары булу-булмауга карамастан, аларның барсын да транспортта бушлай йөртү хокукына керткәннәр. Русиядә күп балалы гаилә дип өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләр керә.
Чыганак: pravitelstvorb.ru