Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 сентябрь , 20:00

Иң мөһиме - теләк булсын!

Паралимпиячеләр Аделина Разетдинова белән Боглан Мозговой Акмулла исемендәге университет студентлары белән очрашты.

Иң мөһиме - теләк булсын!
Иң мөһиме - теләк булсын!

 

Хәрәкәтләнү аппараты чикләнгәннәр арасында йөзү буенча Европа чемпионатының бронза медаль иясе, Русиянең күп тапкырлар чемпионкасы исемен яулаган, халыкара класслы спорт мастеры, Париж шәһәрендә үткән Паралимпиада уеннары-2024тә катнашучы, М.Акмулла исемендәге БДПУтын тәмамлаган Аделина Разетдинова белән йөзү буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, бронза медаль иясе, Европа, Русия чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе, Башкорт физик культура институты студенты Богдан Мозговой студентлар алдында чыгыш ясады. Студентлар аларның тормыш юлы, яшәү режимы белән кызыксынды.

Быелгы елның сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне кайгырту елы булуын исәпкә алсак, очрашуда балалар тәрбияләү турында да сүз булды.

  • Әгәр сәламәтлеге чикләнгән бала спорт белән шөгыльләнергә тели икән, аңа бу эштә ярдәм итәргә кирәк, - дип саныйлар спортчылар. – Чемпионнар булмасалар да, аларның дуслары барлыкка киләчәк, физик үсештә булачаклар.
  • Паралимпиячеләрне БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Акмулла исемендәге университетның ректоры Салават Сәгыйтов сәламләде.
  • – Безнең йолдызлар аллеясында Токиодогы Паралимпия уеннарыннан кайткач Аделина белән Анна Крившинаның йолдызлары барлыкка килгән иде, - диде ул. – Ул вакытта Аделина Токио шәһәреннән бронза медаль белән кайтты. Ике Паралимпиадада катнашу – ул чын мәгънәсендә зур батырлык һәм уңыш.
  • Салават Тәлгат улы аларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: