Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 сентябрь , 12:17

Алгы сызыкның иң авыр участогында

Аксен авылында яшәүче яугир илдә мобилизация игълан ителгәч махсус хәрби операция зонасына эләгә.

Алгы сызыкның иң авыр участогында
Алгы сызыкның иң авыр участогында

Әлшәй районыннан хәрби хезмәткә юлланган “Вятыч” позывнойлы яугир үзенең фронтта иң авыр участокларда "эшләве" турында сөйләгән. Бу турыда Әлшәй районы хакимияте  башлыгы Дамир Мостафин үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

Аксен авылында яшәүче яугир илдә мобилизация игълан ителгәч махсус хәрби операция зонасына эләгә. Штурм отряды белән һөҗүм итү участокларында төрле заданиелар үтиләр. Мондый частьларның аермасы – алар якын арада сугыш алып баралар, нәтиҗәле гамәл кылалар. Дошман белән ара берничә метр исәпләнә...

“Вятыч” бары тик җиңү белән генә кайтачакбыз, -ди. Фронтның алгы сызыгында хәлләр тыныч түгел, авыр булуга карамастан, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми.

  • Вакыт белән барсына да өйрәнәсең, - ди “Вятыч”. – “Кош”лар да оча, “танклар” да эшли, “кассеталар” да килеп төшә...

“Егетләр, барыгыз да исән-сау кайтыгыз! Без сезнең барыгызны да көтәбез,” – дип язган район хакимияте башлыгы.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: