Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь , 12:30

Уфа фехтование үзәге төзелеше ничек бара?

Радий Хәбиров эшләр барышы белән танышты.

Уфа фехтование үзәге төзелеше ничек бара?
Уфа фехтование үзәге төзелеше ничек бара?

Уфада Рамил Әюпов исемендәге фехтование үзәге беренче ярышларны 2024 елның көзендә кабул итәчәк.

     19 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рамил Әюпов исемендәге фехтование үзәге төзелешенең барышы белән танышты. Яңа объектны ачу тантанасын 2024 елның октябрендә «Русия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында уздырырга планлаштыралар.

     Исегезгә төшерәбез, төбәк җитәкчесе фехтование үзәген төзү карарын 2021 елның августында Токиодагы XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашучылар – рапирачылар Аделина Заһидуллина һәм Тимур Сафин белән очрашу нәтиҗәләре буенча кабул итте. Ә 2022 елның декабрендә республика башлыгы булачак спорт комплексы төзелешенә старт бирде.

   Рамил Әюпов исемендәге фехтование үзәге Затон микрорайонында, Рима Баталованың спорт әзерлеге үзәге янында урнашкан. Шәһәр Советы Рәисе, Уфаның инвестиция-төзелеш комитеты генераль директоры Марат Вәсимов 6,2 мең кв. м мәйданлы ике катлы бинада 28 фехтование юлы, 373 тамашачыга исәпләнгән трибуна залы, махсуслаштырылган тренажер заллары, шәхси дәресләр өчен урын, тренер һәм судьялар өчен кием алыштыру бүлмәләре урнаштырылуын хәбәр итте.

   Монда шулай ук медицина-тернәкләндерү блогы, бассейн, йөгерү юллары каралган. Яңа спорт учреждениесе базасында фехтование буенча республика, төбәкара Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышлар узачак. Бер үк вакытта биредә 56 рапирачы шөгыльләнә алачак.

  Радий Хәбиров спорт комплексының архитектур яктыртылышы белән танышты, биналарның планировкасын карады, төзүчеләр белән кулланыла торган материаллар һәм техник җиһазлар турында фикер алышты. Объектның әзерлеге-97 процент.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: