Дәүләт Думасы депутаты Жанна Рябцева кызлар беренче баласын мәктәпне тәмамлагач та яисә уку йортында укыганда алып кайтырга тиеш, дип белдергән.
Депутатлар демография өчен борчыла. Исегездә булса, Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да белем алып, карьера ясаганнан соң гына бәби табарга теләгән хатын-кызларны тәнкыйтьләгән иде. Министр, бала алып кайтуны иртәгәгә калдырган хатын-кызлар сәламәтлеге ягыннан күп кенә проблемаларга юл ача, дигән фикер җиткерде. Дәүләт Думасында комитет җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Татьяна Буцкая исә, балалар саны арттыруны эш бирүчеләр дә кайгыртырга тиеш, дигән фикерен әйтте.
– Хезмәткәрләре арасында туу коэффициенты нинди? Эш бирүчеләр әнә шуны карасын иде. Бәби таба алучылар быел бала алып кайтканмы? – диде ул. – Эш бирүчеләр күпбалалыкны хупларга тиеш. Мәсәлән, андыйларга оешма өстәмә түләүләр һәм корпоратив, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләүче кураторлар билгели ала. Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина исә «махсус демографик операция» үткәрергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, Русиядә яшәүчеләрнең гаиләсендә дүртәр-бишәр бала булырга тиеш.
САН