Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь , 10:19

Лада-Аура күпме тора?

АвтоВАЗ президенты Максим Соколов Lada Aura бизнес-седанының бәясен атады.

Лада-Аура күпме тора?
Лада-Аура күпме тора?

АвтоВАЗ президенты Максим Соколов Lada Aura бизнес-седанының бәясен атады: яңа бизнес-седаны 3 млн сумнан артык торачак. Люкс машинасын серияле җитештерүне сентябрьдә башларга телиләр. Соколов үзе Lada Aura электр машинасында йөреп карады. Тест-драйв нәтиҗәләре буенча ул аны яхшы, заманча авто дип атады. Җитештерү башланганчы компания әле берничә штрих өстәргә планлаштыра, әмма тулаем алганда машина ошый, дип билгеләде топ-менеджер. Искәртик, Aura Vesta платформасына нигезләнгән. Беренче тапкыр бизнес-седанны 2023 елның июнендә Сочида тәкъдим иттеләр. Машинада артта утыручы пассажирлар өчен киңлекне 25 см га арттырганнар, шулай ук салонны үзенчәлекле төстә ясаганнар һәм премиум-аудиосистема куйганнар. Элегрәк машинаны Русия Президенты Владимир Путин бәяләргә өлгергән иде. Русия лидеры Lada Aura автомобилен М-11 Мәскәү-Петербург трассасы буйлап йөреп чыккач «яхшы машина» дип атады.

ФОто: auto.mail.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: