Туризмны үстерү турында сөйлибез икән, тәү чиратта, русчалап әйткәндә, “элементар” шартларны булдыру мөһим.
Бу җәһәттән соңгы елларда заманча, җиһазландырылган ял итү һәм тарихи урыннар саны арта бара һәм туристлар саны да үсә. Мәсәлән, яңарак ачылган Евразия күчмә цивилизацияләр музеен күрергә теләүчеләр дә шактый. Һәм үткән ялларда биредә дә кеше күп булган. Анда ял көннәрендә ике зур чара узган, ә Чишмә һәм Благовар районнары һөнәрчеләре үз эшләнмәләрен алып килгән.
– Миңа хәбәр итүләренчә, узган ялларда Күчмә цивилизацияләр музеена 5 мең турист килгән. Визит-үзәк янында бик күп осталар үзләренең эшләрен куйган. Бу мине бик шатландырды – бу бит икътисад. Югары көндәшлек – ул эшләнмәләрнең югары сыйфаты да. Кешеләр зур ихласлык белән сувенирлар һәм бизәнү әйберләре сатып алган. Мин үзем анда бүләкләр сатып алам, – диде бу атнада оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Шулай ук Торатаудан да туристлар өзелми.
– Ялларда Торатауга 13 мең кеше күтәрелгән. Күбесе гаиләләре белән килгән. Кешеләргә мондый мөмкинлекләр бирергә кирәк. Әлбәттә, туристларның күп килүенә яхшы һава торышы да йогынты ясады, – диде Радий Фәрит улы. Ул шулай ук ул төбәктә туризм һәм тиешле инфраструктура үсешен билгеләп үтте.
Шунысын да ассызыклыйк: безнең “Янган-Тау” һәм “Торатау” геопарклары турында чит илләрдә дә беләләр. Аларга ел башыннан 600 меңнән артык кеше килгән. Туризм һәм эшкуарлык министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко әйтүенчә, бу объектларга дәүләт ярдәме республика бюджетыннан 600 миллион сум тәшкил иткән.
***
Әйе, Башкортстанның табигате – искиткеч соклангыч. Өстәвенә, туристларны җәлеп итәрлек тарихи-мәдәни урыннар да булдырыла. Әмма төп мәсьәлә – аларны барып күрү мөмкинлеге булу. Шуңа Радий Хәбиров республика белән җитәкчелек итә башлауга ук юл буе сервисын үстерүгә басым ясады. Бу автотуризм үсешенә дә ярдәм итәчәк. Чөнки соңгы елларда автосәяхәтчеләр саны да арта.
– Башкортстанда 1,8 меңнән артык юл буе сервисы объекты эшли – дүрт ел элек булганнан ике тапкырга диярлек күбрәк. Бу – без 2021 елда кабул иткән юл буе сервисын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Ул вакытта трассаларда автомобильчеләр өчен элементар көнкүреш шартлары юк иде. Хәзер без бик алга киттек. Шушы вакыт эчендә республикада 821 яңа объект барлыкка килде, 824е модернизацияләнде. Инвестицияләрнең гомум суммасы – 9 миллиард сумнан артык. Республикада тамак ялгарга, ял итәргә, транспортка ягулык салырга мөмкин булган уңайлы, заманча комплекслар барлыкка килде. Бүген тагын 200дән артык проект өстендә эш алып барыла. Инвестицияләрнең гомум күләме 12 миллиард сумга якын, – дип хәбәр итте төбәк җитәкчесе.