Спорт белән дус булу, даими рәвештә физкультура эшләү, шулай итеп сәламәтлекне ныгыту – яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә бик яхшы гамәлләр. Башкортстанда моны яхшы аңлап торалар. Һәм шушы максаттан чыгып, республикада яшәүче пенсионерларга спортка 10 мең сум бирергә уйлыйлар.
Республикабызда2023 елда 1400дән артык пенсионер спорт секцияләренә йөрү өчен сертификатлар алды. Бухактабүген Хөкүмәтнең республика белән идарә итү үзәгендә үткәноперативкиңәшмәсендәреспубликаныңспортминистрывазифаларынбашкаручыРусланХәбибовәйтте. Улспорт һәм физик культура өлкәсендә дәүләт социаль заказының үтәлеше турында сөйләде.
Руслан Хәбибов сөйләвенчә, дәүләт социаль заказының мөһим юнәлешләренең берсе – 60 яшьтән өлкәннәрне физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Моның өчен ГТО нормативларын үтәгән өчен 10 мең сум номиналлы сертификатлар биреләчәк. Бу акчалар спорт секцияләренә йөрергә мөмкинлек бирәчәк.
"Башкортстанда өлкәннәр арасында ГТО нормативларын үтәүгә кызыксыну үсүен дәвам итә, - ди ведомство җитәкчесе вазифаларын башкаручы. - 2023 елда тестлар тапшыруда 5 меңнән артык кеше катнашты. Бу үткән ел белән чагыштырганда 4,5 тапкырга күбрәк. Сертификатлар өлкән яшьтәге кешеләргә бассейннарга, тренажер залларына һәм башка секцияләргә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә. Физик активлыкны сакларга ярдәм итә.
Быел 60 яшьтән өлкәнрәк 2 меңнән артык кешене сертификатлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Руслан Хәбибов социаль заказга инвалидлык группасы булган махсус хәрби операция ветераннарына физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтүне кертергә тәкъдим итте. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров инициативаны хуплады.
"Кайчан башлыйбыз дигән сорауны җентекләп тикшерергә кирәк. Без зыян күргән һәр ир-егетне белергә һәм аны мөмкин кадәр спорт чараларына җәлеп итәргә тиеш”, - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.