Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь , 12:28

Ветеранга ярдәм иткәннәр

Махсус хәрби операциядә яраланып кайтучы “Алга” позывнойлы яугиргә өстәмә функцияләргә ия булган коляска-кресло тапшырганнар.

Ветеранга ярдәм иткәннәр
Ветеранга ярдәм иткәннәр

“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстан Республикасындагы филиалы Миякә районында махсус хәрби операциядә яраланып кайтучы “Алга” позывнойлы яугиргә өстәмә функцияләргә ия булган коляска-кресло тапшырган.

Хәрби хәрәкәтләр вакытында “Алга” йөзенә һәм аягына күп яралар ала. Яралану нәтиҗәсендә аның тездән аста ике аягын да кисәләр. Социаль координаторлар аңа документлар тутырырга, реабилитация өчен техник чараларга алырга ярдәм иткән. Бу кресло-коляска аңа өй эчендә йөрергә мөмкинлек бирә, аның баскычлардан атлап менә торган функциясе дә бар. Ветеранга тиздән фатирын да социаль адаптациягә яраклаштырып бирергә тиешләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: