Иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы узачак.
16-19 сентябрьдә Уфада беренче тапкыр БДБның XVII иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы уза. Халыкара форумда бу илләрнең 200гә якын вәкиле катнаша.
Форум 2006 елдан бирле төрле илләрдә оештырыла килә. Русиядә форум инде дүртенче тапкыр уздырыла. Аларның өчесе Мәскәүдә узды. БДБ фәнни һәм иҗади интеллигенциясе форумнары бердәмлек киңлегендә ел саен үткәрелә торган иң эре гуманитар чара булып тора. Биредә узган елга нәтиҗәләр ясала, уртак планнар тикшерелә, фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат, туризм, спорт, яшьләр белән эшләү өлкәсендә багланышларның аеруча актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләнә.
«Бәйсез Дәүләтләр Берлеге: мәдәниятләрнең гомуми кыйммәтләре һәм күптөрлелеге» XVII форумы темасы заманча чынбарлыкны исәпкә алып, хезмәттәшлек планнары турында фикер алышуны һәм эшнең өстенлекле юнәлешләрен һәм формаларын билгеләүне күздә тота.
Уфадагы пленар утырышларда һәм профильле секцияләрдә фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре һөнәри хезмәттәшлекнең төрле аспектлары, шул исәптән мәгарифтә хезмәттәшлекнең яңа форматлары, волонтерлык, мәдәниятара диалог формалаштырудагы интеграцион процесслар турында фикер алышачаклар. Моннан тыш, БДБның профильле гуманитар берләшмәләре җитәкчеләренең очрашулары, кинематографистларның, иҗади югары уку йортлары җитәкчеләренең, инклюзив проектларны оештыру буенча белгечләрнең түгәрәк өстәлләре планлаштырылган. Аерым очрашу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлеккә багышланачак.
Гадәттәгечә форумга бердәмлекнең гуманитар хезмәттәшлек органнары: гуманитар хезмәттәшлек Советы һәм дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды идарәсе вәкилләре очрашуы багышланган. Форумның кульминациясе БДБ дәүләтара төп премиясе – «Бердәмлек йолдызлары» лауреатларын бүләкләү тантанасы булачак. Ул сәнгать өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә,
Форумның мәдәни программасы да бай. Анда БДБ Яшьләр симфоник оркестры чыгышы көтелә. Аны төзү-дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фондының мөһим проектларының берсе. Коллектив беренче тапкыр 2007 елда җыелган иде. Төрле елларда оркестр белән танылган дирижерлар Юрий Симонов, Владимир Спиваков, Василий Вәлитов җитәкчелек итә.
Бу юлы оркестрны Русиянең халык артисты, «Бердәмлек йолдызлары» премиясе лауреаты Сергей Скрипка җитәкләячәк. Маэстро белән бергә дирижер пульты артына Башкортстанның халык артисты Дмитрий Крюков – БР Дәүләт академия симфоник оркестрының баш дирижеры, Рәсүл Клычев – Төрекмәнстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, Константин Науменко – Жуков симфоник оркестры дирижеры һәм Әзербайҗан дирижеры Мортуза Бюльбюль басачак. Уфадагы концерт программасына Русия һәм чит ил композиторларының популяр классик музыка әсәрләре кертелгән.
Форумда катнашучылар өчен тагын бер бүләк – Русиянең әйдәп баручы профессиональ хореография коллективларының берсе – Ф. Гаскаров исемендәге бию коллективы чыгышы булачак.
1939 елда оешкан Ансамбль менә инде 85 ел Русиянең һәм дөньяның иң яхшы сәхнәләрендә чыгыш ясый.
«Дөнья халыклары биюләре» концерт программасында гаскаровчылар Башкортстан хореографиясенең танылган шедеврларын – Фәйзи Гаскаровның алтын фондында булган композицияләрне: «Гөлнәзирә», «Җиде кыз», «Төньяк амурлары», чиләк белән борынгы бию, шулай ук дөнья халыкларының– Испан, Уйгыр, Аргентина, Кытай һәм башкаларның виртуоз биюләрен тәкъдим итәчәкләр. Форум резолюция кабул итү белән тәмамланачак. Форумны оештыручылар-БДБ илләренең дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды һәм Башкортостан Хөкүмәте.
Фото: duv-vest.ru