16 сентябрьдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә төбәктә юл буе сервисын үстерү турында фикер алыштылар.
Республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, 2021 елдан Башкортстанда юл буе сервисын үстерү концепциясе гамәлдә. Бу вакыт эчендә 821 яңа объект төзелде һәм 824 гамәлдәге комплекс модернизацияләнде – бу максатларга 9 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителде. – Барлыгы төбәк автомобиль юлларында 1 800 дән артык юл буе сервисы объекты хезмәт күрсәтә, бу 2020 ел күрсәткечләреннән ике мәртәбә югарырак, - диде Алексей Гусев. - Республикада бу өлкәдәге проектларны гамәлгә ашырганда инвесторларга ярдәм итү өчен билгеле бер инструментлар җыелмасы бар.
Башкортстан тәҗрибәсе Русия Хөкүмәтендә югары бәя алды - аны илнең башка төбәкләренә киңәйтергә тәкъдим иттеләр.