Мәгълүмат үзәге оештырган чара "Башкортстан Республикасы" нәшрият йортының Белорет, Бәләбәй, Бөре, Сибай, Октябрьский, Уфа, Нефтекама бүлекчәләрен берләштерде.
Матбугатчылар ял итәргә генә түгел, ә тармакның көнүзәк мәсьәләләрен уртага салып сөйләшергә дә килгән. Республиканың төрле район-шәһәрләрдән полиграфия хезмәткәрләре Белорет мәгълүмат үзәгенең типографиясе белән танышты, цехлар буйлап йөрде, коллегалары белән аралашты.
Нәшрият йорты бүлекчәләре бер эш башкара - бергәләп мәгълүмат көн тәртибен алга этәрә, һәр кеше күнеккән полиграфия продукциясен - басма ярдәм чаралары, сувенир һәм реклама продукциясе, төрле листовкалар, кәгазь бланклары бастыра.
Әгәр республика журналистларының ел саен "Журфест"ка җыелу мөмкинлеге бар икән, полиграфистларның да менә икенче ел инде үз фестивале оештырыла.