Җәмгыять
13 сентябрь 2024, 14:46

Мылтыкларны фронтка

  Сибай шәһәрендә яшәүчеләр СВО өчен 21 ау мылтыгы тапшырган, аның 10 сы фронтка барып җиткән.

Мылтыкларны фронткаМылтыкларны фронтка
Мылтыкларны фронтка

 

Сибай шәһәрендә яшәүчеләр СВО өчен 21 ау мылтыгы тапшырган, аның 10 сы фронтка барып җиткән.

Бу турыда шәһәр хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткән. Кораллы Көчләр ау мылтыклары белән пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәшә, ди ул.

“Бу акциядә катнашучыларның барсына да рәхмәт белдерәм, - дигән хакимият башлыгы. – Фронтның алгы сызыгында сугышкан яугирләребез өчен ярдәмгә алар ихлас кушылдылар”.

Сибайда ау мылтыклары җыю дәвам итә. Фронтка корал җибәрергә теләүчеләр гариза белән Сибайдагы Росгвардия бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.  

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас