Дәүләт Думасында түбән квалификацияле эшче мигрантларга Русиягә гаиләләрен алып килүне тыю турындагы закон проекты әзерләнә.
Күпчелек депутатлар моны хуплар дип көтелә. Бу турыда Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерде.
Спикер июль аенда мигрантларга карата шактый катгый таләпләр кабул ителүен дә билгеләде. Шулай ук беренче уку үткән башка закон проектлары да бар. Шуларның берсе фиктив никахларга юл куймау максатында гражданлык алу өчен законлы никахта тору вакытын арттыруга бәйле.
“ Законнар безнең гражданнарның ихтяҗларына туры килергә , аларны якларга тиеш. Ә безнең илгә килүчеләр безнең мәдәниятне хөрмәт итәргә, рус телен белергә, безнең үз традицияләребез барлыгын аңларга тиеш”, -ди В. Володин.