«Спорт-Экспресс» басмасы хәбәренә караганда, КХЛда чыгыш ясаучы 9 клуб хоккейчыларына 800 млн сумнан артык хезмәт хакы түли. Беренче бишлеккә ЦСКА (899 млн), СКА (898), «Локомотив» (896), Мәскәү «Динамо»сы (890) һәм «Авангард» (887) кергән. «Ак барс» – алтынчы урында.
Иң күп эш хакы алучы хоккейчылар - «Авангард» уенчылары Владимир Ткачев һәм Рид Буше. Беренчесе – 120, ә икенчесе 95 млн сум күләмендә хезмәт хакына ия. Казан шәһәренең “Ак барс” командасында уйнаучы Дмитрий Яшкинның эш хакы 90 миллион сум дип бәяләнә.
Исемлектә “Салават Юлаев” командасыннан дүрт уенчы бар: һөҗүм итүче, Канада гражданины Джош Ливо 5 урында – эш хакы 85 млн сум тәшкил итә. Һөҗүм итүче Александр Хмелевский 18 урында (эш хакы 75 млн сум), һөҗүм итүче Александр Шаров 41 урында ( эш хакы 65 млн сум), саклаучы Михиал Науменков 46 урында (эш хакы 60 млн сум).
Чыганак: dzen.ru