Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 сентябрь , 14:15

“Күп гаиләләр шәһәрдән читтә яшәргә тели...”

Башкортстан илдә шәхси торак төзелеше күләме буенча лидерлар рәтендә.

“Күп гаиләләр шәһәрдән читтә яшәргә тели...”
“Күп гаиләләр шәһәрдән читтә яшәргә тели...”

Башкортстан Республикасы илдә шәхси торак төзелеше күләме буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта БР Төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов Уфада узган «ИЖС. Нигез» форумында әйтте.  Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, төбәкнең киләчәктә күрсәткечләрне арттыру өчен мөмкинлекләре зур.

 - Республикада индивидуаль торак төзелешенең мөмкинлекләре гаять зур. Бүген күп гаиләләр шәһәр читендәге тормышны үз итә.  2030 елга безгә ел саен 4 млн квадрат метр торак тапшырырга кирәк, – дип сөйләде Алан Марзаев.

 Артем Ковшов билгеләп үткәнчә, торак төзелеше темплары буенча 2023 ел республика тарихында иң яхшысы булды – 3,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, шуларның 62%тан артыгы шәхси торак төзелешенә туры килә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: