Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь , 10:50

“Үзләре иске, үзләре ватыла...”

Уфада читтә яшәүчеләр зарлана: “Автобусларга эләгү мөмкин түгел. Җитмәсә, бик искеләр..."

“Үзләре иске, үзләре ватыла...”
“Үзләре иске, үзләре ватыла...”

       Башкортстанда яшәүчеләр Радий Хәбировка маршрут автобуслары торышына зарлана. “Автобуска эләгү мөмкин түгел. Җитмәсә, бик искеләр”, - диләр алар.

    "Шәһәр читендә яшәүчеләргә Уфага барып җитү бик авыр. Дүрт автобусның  икесе сафтан чыккан. Көн саен шулай. Студентларга һәм мәктәп укучыларына кечкенә иске автобусларда ничек укырга барырга соң? Ә автобус килми калса?!

   Жуково авылына игътибар итегез әле, зинһар! Безгә, балаларыбызга ярдәм итегез", - дип язган Наталья М.

    Моңа  кадәр республикада яшәүчеләр маршрутларга күбрәк автобуслар бирүне һәм юл хакын киметүне сорап мөрәҗәгать иткән иделәр. "Башавтотранс автопаркының яңартылуы һәм үсүе сөендерә, парк тулысынча комплектланган. Без, Уфа районының Бурцево, Шмидтово, Шамонино халкы, авылларыбызга кадәр Башавтотранс маршрутларын  кертүне сорыйбыз. Хәзерге вакытта безгә шәхси ташучы хезмәт күрсәтә. Якынча 1 сәгать интервал белән барлыгы 4 автобус йөри. Урыннар җитми, автобуслар тулы.

     Кешеләргә Уфага барып җитү һәм кире әйләнеп кайту өчен  попутка тотарга туры килә.  Чөнки автобуска кереп булмый. Шәхси ташучы юл хакын 130 сум күләмендә билгеләгән. Бер кешегә аена 5200 сум чыга. Бу бик кыйммәт. Студентлар һәм балалар да йөри бит. Безгә бәләкәйрәк интервал белән Башавтотранс маршрутын кертүегезне сорыйбыз, бигрәк тә пик сәгатьләрендә”, дип язган Гөлсия исемле ханым.

Фто:  in.pinterest.com

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: