Урып-җыю эшләре кызу бара. Игенчеләр кояшлы көннәрнең һәр минутын файдаланып калырга тырыша.
«Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү коопера-тивында берсеннән-берсе уңган, тәҗрибәле җир уллары хезмәт куя. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин билгеләвенчә, уракка быел 20 нче августта гына ныклап кереп китә алганнар. Ә башка елларда инде июльдә үк урак эшләре җанланып киткән булган.
Басуларда күпчелек Русиядә һәм Белоруссиядә җитештерелгән техника гизә. Шунлыктан запас частьлар белән проблемалар юк. Ягулык белән дә өзлексез тәэмин итү көйләнгән.
«Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү коопера-тивы белән яшь рәис Ранис Мәгалимов җитәк-челек итүенә ел ярымлап вакыт үткән.
–Чәчүгә дә быел соңрак чыктык. Былтыр 10 апрельдә чәчә башласак, быел 25 апрельдә төштек. Ике атнага соң. Ә урак бер айга соңга калып бара. Узган елларда бу вакытка көнбагыш басуларын уруны тәмамлый идек инде. Тик шулай да, һава торышы кырыслыкларына бирешмичә эшлибез. Бөртеклеләрдән бодай белән көнбагыш басулары гына калды. Кара-бодай, арпа, чечевица җыелып бетте.
Ике елга җитәрлек сенаж салынды. Быелгы урак безне сыный, әлбәттә, дым бик югары. Кип-тергеч корылмаларының сүнеп торганы юк инде.
Аллага шөкер, яшьләр дә хуҗалык эшләренә киләләр.Терлекчелектә уртача хезмәт хакы 50 меңне тәшкил итә, басуда эшләүчеләрнең хезмәте дә лаеклы бәяләнә. Комбайнчыларга, эшләвенә карап, урып-сугылган гектардан исәпләп премияләр дә бирелә. Шуңа өстәп бүләклибез дә, – дип бәян итте хуҗалык рәисе.
– Әлеге көндә уҗым культураларын урып-сугуны йомгакладык. Тулаем алганда, әлеге вакытта 700 гектарда язгы бодай калды. Аннан соң уҗым культуралары чәчелә. Бүгенгесе көнне 300 гектар чәчтек. Бөртеклеләрнең гектарын-нан уртача уңыш 33 центнер тәшкил итте. Тиздән, 400 гектардан кукуруз җыярга кере-шәбез. Малкайларга азык әйбәт, кыш чыгарлык хәстәрләп булыр, – ди тәҗрибәле һәм абруйлы баш агроном Азат Гайсин.
«Заря»да элек-электән үк бер матур традиция дә яши. Анда хезмәт динас-тияләре эшли, яшь белгечләр эшкә кайта. Менә күптән түгел генә ветери-нар булып Данияр Хуҗагулов һәм инженер вазифасына Алмаз Гыйлемха-нов кайткан. Алар БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан яшь белгеч-ләргә бирелә торган грантны алу өчен конкурста катнашканнар. Данияр алып өлгергән. Ә Алмаз алачак икән.
Руслан Латыйпов кыр корабын 2001 елдан бирле иярли. Чакмагышта туып-үскән егет нәкъ шул елны «Заря» хуҗалыгына эшкә төшә.
– Нигә авыл хуҗалыгын сайладым соң? Авыл тормышы үзенә тартты, күңелгә якын бит. Комбайнга бәләкәй чактан ук утырдым. Ә инде 18 яшь тулгач, үзем дә комбайнчы булып киттем. Әтием Фоат Әхнәф улы да 1982 елдан алып «Заря»да эшләде, ул вакытта хуҗалык «Родина» дип атала иде әле. Хәзер инде мәрхүм. Бертуган абыем Фидан да биредә эшли, хуҗалыкка урак чорында ярдәмгә килә. Профессияне сайлаганда әтием дә, абыем да үрнәк булдылар.– Иң башта, эшне башлаганда, ул елларда иске техникалар иде, запас частьлар табу җиңелдән булмады. Хәзерге комбайннар белән элеккегеләрен чагыш-тырсак, заманчалары – оҗмах шикелле җир белән күк арасы. Кабиналарда кондиционерлар да куелган. Әлеге көнне «Акрос 550» маркалы ком-байнны йөртәм, менә инде аңарда 4 сезон эшлим. Элек әти белән «Нива» чапкычларында эшли башлаган чакларым да иcтә әле. Аннан соң «Дон» комбайнында да эшләргә туры килде, – дип сөйләде Руслан абый.
Әйткәндәй, Руслан абыйның улы Радик та автомеханик белгечлеге буенча белем ала. Каникул вакытында хуҗалыкта салам пресслау-да катнашкан.
Рамил Ихсанов 1997 елдан «КамАЗ» шофёры булып хезмәт куя. Яз көне басуга орлык ташыса, урак кампаниясендә ындыр табагына, амбарга ашлык кайтара.
– Әтием дә электән үк «Родина»да эшләде, аннан соң заводта. Үзем сенаж, силос салуда да эшлим. Кыш җитү белән фермага эшкә төшәбез, – ди ул. – Уңыш елына карата ярарлык, алама түгел. Ашлыкның сыйфаты начар түгел. Маши-наларыбыз әйбәт. Элек запас частьлар бик юк иде. Төрле чаклар булды, ә колхоздан китәсем килмәде. Хезмәт хаклары вакытында, лаеклы итеп түләнә. Әлеге көндә менә улым Вадим белән бергәләп эшлибез. Инде 3 еллап «КамАЗ» маши-насы руле артында ул. Ул кечкенәдән үк янымда үсте, машиналарны бик нык яратты. Булачак һөнәренә дә бу тәэсир итмичә калмагандыр.
Яшьләрнең күбесе хәзер шәһәргә китүне сайлый, ә бит авыл хуҗалыгында да эшләп була. Иң мөһиме: тырышлык һәм хезмәтсөючәнлек кенә кирәк, ә республика җитәкчелеге авыллар-ны һәрчак кайгыртып тора. Борынгылар әйтмеш-ли, эше кара, акчасы – ак, эше барның – ашы бар!
Күңелдә бер генә теләк: табигать шартлары уңай торып, зур тырышлык салып үстерелгән игеннәрнең бөртеген дә югалтуга юл куймыйча җыеп алу насыйп булсын, келәтләр ашлык белән тулсын.
Әйткәндәй, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чыгышында Радий Хәбиров болай дип әйкән иде: “Безнең республика авылларында 1,5 млн. кеше яши. Алар Башкортстан үсешендә гаять зур роль уйныйлар. Төбәкнең мөһим икътисади таянычы булып торалар”.
“Быел һава шартлары катлаулы, явым-төшем күп булды. Шулай да аграр сәнәгать тармагына даими модернизация үткәрүне исәпкә алып, яхшы уңышка исәп тотабыз”.
Юлай НИЗАЕВ.
Автор фотосурәтләре.