Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
12 сентябрь 2024, 11:00

Яугирләрне бурычтан азат итәрләрме?

СВОда катнашучы яугирләрнең кредитларын һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын сызып ташларга мөмкиннәр, диләр. Бу дөресме?

Яугирләрне бурычтан азат итәрләрме?
Яугирләрне бурычтан азат итәрләрме?

Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрнең кредитларын һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын сызып ташларга мөмкиннәр, дип ишеттем. Бу дөресме? Әгәр дөрес булса, бурычларны нинди нигездә сызачаклар?

                          Илгиз Насыйров.

  Әле гамәлдә булган законнар буенча хәрби хезмәткәрнең һәм аның гаилә әгъзаларының кредитлары  хәрби үлгән очракта яки ул 1нче төркем инвалидлык алган булса, сызып ташланачак.

      Әмма Русия Федерациясе Хөкүмәте комиссиясе бурычларны сызып ташлау өчен нигезләр исемлеген киңәйтү турындагы закон проектын хуплады. Анда кредит бурычларыннан котылу нигезләренең берсе – сугышчы  махсус хәрби операциядә алган дәүләт бүләге булыр дип күз уңында тотыла.

    Моннан тыш, бүләкләнүчеләрнең торак-коммуналь хуҗалык буенча бурычларын да сызып ташлаячаклар.

     Әгәр бурыч аркасында башкару производство ачылган булса, аны туктатачаклар. Документны Дәүләт Думасы көзге сессия вакытында расларга тиеш.

     “Мин, әлбәттә, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучыларның торак-коммуналь хезмәтләр  буенча күтәрә алмаслык бурычлары барлыгына шикләнәм, әмма сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән теләсә нинди закон – ул яхшы закон”, дип ассызыклады “Русия офицерлары”  Эксперт советы әгъзасы, “Хопер”  доброволецлар отрядының замполиты Василий Новиков.

Фото: dzen.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: