Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь , 10:15

Ярдәмгә мохтаҗлар

Альбина Арсланова белән Ләйсән Хөснетдинова – “Ватанны саклаучылар” фонды филиалының Мәләвез районындагы социаль координаторлары. Алар махсус хәрби операциядән кайтучыларга һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм итә.

Ярдәмгә мохтаҗлар
Ярдәмгә мохтаҗлар

 

Алар фондтан ярдәм алучыларга озайлы ярдәмнең нәрсә икәнен аңлаттылар.

Озайлы ярдәм – ул чаралар комплексы.Анда реабилитация, социализация, психологик ярдәм һәм башка төр ярдәм чаралары керә. Ярдәмгә мохтаҗ кешегә максималь ярдәм күрсәтелә.

Альбина белән Ләйсән Мәләвез районында мондый ярдәмгә мохтаҗ булган СВОшникларның барсын да барлап чыккан. Сигез кешегә документлраын рәсмиләштерергә ярдәм иткәннәр – алты яугирне хәзер үз туганнары тәрбияли.
Авыр җәрәхәт алган ике яугиргә ярдәм итәргә үзләре кебек СВОда булып кайткан яугир ризалашкан. Ул бу тәкъдимне куанып каршы алган хәтта. Тиз арада инвалидларны тәрбияләү курсы үткән.
“Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды РФ Президенты күрсәтмәсе буенча оештырылды. Фондның филиалы эшчәнлеге белән https://vk.com/public220653548 да танышырга була.
Фондның филиалы Уфа шәһәрендә Минһаҗев урамында 107 нче санлы йортта урнашкан. 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
Консультацияләр өчен телефон 8 (347) 268-01-02.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: