Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь , 21:07

"Ул үзен эшен белгән оста җитәкче итеп танытты"

Радий Хәбировның Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын үти башлавына багышланган тантанадан соң тарих фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институтының Башкортстан тарихы, археологиясе һәм этнологиясе кафедрасы доценты Нурислам Калмантаев үз фекерен җиткерде.

"Ул үзен эшен белгән оста җитәкче итеп танытты"
"Ул үзен эшен белгән оста җитәкче итеп танытты"

Радий Хәбировның Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифасын үти башлавына багышланган тантанадан соң тарих фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының Тарих һәм дәүләт идарәсе институтының Башкортстан тарихы, археологиясе һәм этнологиясе кафедрасы доценты Нурислам Калмантаев үз фекерен җиткерде.

 

– Соңгы алты ел республика өчен бик катлаулы ел булды. Шуңа карамастан, Радий Хәбиров тарафыннан бик күп эшләр башкарылды. Ул үзен эшен белгән оста җитәкче итеп танытты, халкыбызга, республикабызга хезмәт итәргә омтыла. Бу өлкәдә күп уңышларга ирешә.

Радий Фәрит улы Башкортстан Башлыгы вазифасын үти башлавына багышланган тантанадагы чыгышында республикабызны ничек күрергә теләвен дә белдерде. Әлбәттә, икътисад беренче урында. Икътисади үсешсез башка бер нинди проектларны да тормышка ашыру мөмкин түгел. Ул идарә иткән чорда зур инфраструктура проектлары тормышка ашырылды, сәнәгать предприятиеләре барлыкка килде. Киләсе биш елга ул тагын да зуррак бурычлар куя. Республикабыз чәчкә атсын өчен нинди объектлар күрергә теләвен дә санап үтте. Радий Хәбиров сәнәгать үсеше ел саен биш процентка күтәрелүен тели. Республикабызда төзеләчәк яңа предприятиеләр эшче көчләрне читкә җибәрүне туктатачак. Радий Фәрит улы яңа гына республика белән җитәкчелек итә башлаган чорда чит-якларда, Себердә эшләүчеләрне үзебезгә кайтып, республикабызны күтәрергә чакырган иде. Ул сәнәгатьне үстереп, республикада эшче көчләр, яшьләрнең калуын тели.

Инагурация мәлендә залда яшьләр дә күп иде. Алар – төрле олимпиада, конкурс җиңүчеләре. Радий Фәрит улы сәләтле, талантлы яшьләрне республикабызда калып, үзебезнең югары уку йортларында укырга чакырды. Бу җәһәттән Башкортстанда заманча уңайлы шартлар, мөмкинлекләр булдырыла. Ул идарә иткән чорда Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт авиация техник университетларын берләштерелеп, Уфа фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде. Аларны берләштерү бу югары уку йортына Русиядә яңа биеклекләргә күтәрелергә мөмкинлек бирә, студентларга яңа юллар ача. Сәләтле яшьләр үзебездә калсын, Мәскәү, Казан, Санкт-Петербургка китмәсен өчен барысы да эшләнә. Республикабыз киләчәге – яшьләр кулында, моны Башкортстан Башлыгы аңлап, аны хәл итү юлларын эзли.

Без республикабызның бай һәм үсешкән булуын күрсәтү өчен туристларны җәлеп итәбез. Бу өлкәдә дә Радий Фәрит улы күп эшләр башкарды: «Шүлгәнташ» музей-экскурсия комплексы төзекләндерелде, «Торатау» этнокомлексы төзелде, күчмә цивилизацияләр музее барлыкка килде...

Радий Фәрит улы тантанада сәламәтлек саклау өлкәсендә борчыган проблемаларны да телгә алды. Ул, барысы да халык өчен эшләнә, алар озак һәм лаеклы яшәргә тиеш, дип белдерде. Республикабызда уртача гомер озынлыгы – 73 яшь, алдагы киләчәктә аны 78 яшькә тиклем җиткерү күзаллана. Моның өчен сәламәтлек саклау өлкәсен ныгытырга, поликлиникаларны үзгәртеп корырга кирәклеген җиткерде.

Радий Хәбиров әйткәнчә, безнең республикабызда сәләтле, белемле, мәдәниятле кешеләр яшәргә тиеш. Әлбәттә, халыклар дус-тату яшәгәндә, милләтара татулык булганда гына без зур максатларга ирешербез, – ди Нурислам Мирхәйдәр улы.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: