Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь , 21:55

Патриотизм булды һәм булачак!

Русия Герое Александр Достовалов исемендәге батальонның взвод командиры, “Батырлык” ордены иясе Ринат Культуманов әйтүенчә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров яугирләр өчен иң мөһим сүзләрне әйтте.

Патриотизм булды һәм булачак!
Патриотизм булды һәм булачак!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның инаугурациясе булды.  Радий Фәрит улы киләсе биш елга эшләнәчәк эшләр, планнар турында әйтте. Үзенең чыгышының азагында ул Хөкүмәт эшчәнлегенең төп юнәлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү булачак дип белдерде. Русия Герое Александр Достовалов исемендәге батальонның взвод командиры, “Батырлык” ордены иясе Ринат Культуманов әйтүенчә, бу яугирләр өчен иң мөһим сүзләр. “Республика Башлыгы махсус хәрби операциягә зур игътибар бүлә, - диде ул. – Яу кырларына җибәрелгән 130 гуманитар йөк, 40 лап төбәк ярдәм чаралары, якыннарыбыз турында кайгырту – болар барсы да шул турыда сөйли. Болардан тыш, безнең төбәктә күп иҗтимагый оешмалар эшли. Яугирләрнең бөтен мөрәҗәгатьләренә дә тиз арада җавап бирәләр, солдатларга урыннардагы башлыклар ярдәм итәләр. Башка төбәкләргә  караганда, Башкортстанда ярдәм тиз арада күрсәтелә”.

Радий Фәрит улы махсус хәрби операциядә катнашучылар республиканың сәяси тормышында актив катнашсыннар дип тәкъдим итте. Ринат Уразбай улы аның бу тәкъдиме белән тулысынча килешә. Туган илнең иң авыр вакытында катлаулы карар кабул итеп, Ватан сагына чыгып киткән яугирләр үсеп килүче буын өчен үрнәк булып торачак. Ринат үзе дә мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышы ветераннарының килеп, фашистларга каршы ничек итеп көрәшүләре турында сөйләве тәрбиядә зур роль уйнавы турында әйтә. МХО ветераннары – исән кешеләр, алар безгә үрнәк булырга тиеш. РФ Президенты Владимир Путин әйтмешли, патриотизм булды һәм булачак.

Фото: resbash.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: