Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь , 10:35

Кальян тартучыларны штраф көтә

Кальян гына түгел, вейплар өчен дә штраф салачаклар.

Кальян тартучыларны штраф көтә
Кальян тартучыларны штраф көтә

     Сентябрьдә Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары республиканың административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә ниятли. Башкортстан парламенты спикеры Константин Толкачев билгеләп үтүенчә, чара никотинлы барлык продукциягә, шул исәптән кальян тартучыларга да кагылачак.

     “Федераль һәм республика законнарында тәмәке тарту тыела торган җәмәгать урыннарының исемлеге бар, - диде Константин Толкачев. -  Мондый урыннарга мәктәпләр, дәваханәләр, шифаханәләр, поездлар, самолетлар, парк һәм сквер территорияләре, җәмәгать транспорты тукталышлары, җир асты һәм җир өсте җәяүлеләр чыгу урыннары, халык алдында чаралар үткәрү мәйданнары  һ.б. керә.

    Тәмәке тарткан өчен гражданнарга 500 сум күләмендә штраф салыначак. Бу тәртипне кабат бозган өчен штраф – 1000 сум. Төрле электрон сигаретларның, вейпларның үсә баручы популярлыгын исәпкә алып, без бу чара барлык никотинлы продукциягә, шул исәптән кальянга да кагылырга тиеш дип саныйбыз".

      Башкортстанда тәмәке тарту, никотинлы продукция яки кальян куллану мәктәп, дәваханә, шифаханә территорияләрендә һәм биналарында, шулай ук поездларда, судларда, самолетларда, җәмәгать транспортының барлык төрләрендә, кунакханәләрдә тыела.

Фото6 gov.kz

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: