Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь , 11:10

Гаилә көненә түләүләр кертергә мөмкиннәр

Аны кемнәр алыр?

Гаилә көненә түләүләр кертергә мөмкиннәр
Гаилә көненә түләүләр кертергә мөмкиннәр

    Русиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә түләүләр кертергә мөмкиннәр.

   Русия Президенты Владимир Путин РФ Министрлар Кабинетына күп балалы гаиләләргә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан еллык түләү мәсьәләсен карарга кушты.

    Путин әлеге мәсьәләне карау турындагы докладны 2024 елның 1 декабренә кадәр тапшырырга кушты.  Җаваплы итеп Русия премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

     Исегезгә төшерәбез: элегрәк ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, әти-әнисе икесе дә эшләүче гаиләләргә ел саен түләү турындагы законга кул куелган иде. Әмма! Гаиләнең җан башына уртача кереме 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш иде.

Фото: penzasmi.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: