Быел ярты җәй яуган яңгырлар сусаклагычлар өчен зур сынау булды. Ул гидротехник корылмаларны вакытында ремонтлап торырга кирәклеген тагын бер тапкыр искәртте.
Бу җәһәттән июль ахырында Башкортстан хөкүмәтендә гидротехник корылмалар мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Хөкүмәт рәисе Экология министрлыгына шәһәр һәм район хакимиятләре, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты, Ростехнадзорның Көнбатыш Урал идарәсе белән берлектә барлык гидротехник корылмаларны, шул исәптән хуҗасызларын да тикшерергә кушты.
– 1 ноябрьгә кадәр гидротехник корылмаларның хәвефсезлеген тәэмин итүнең озак сроклы программасын эшләргә кирәк. Гидротехник корылмаларны эксплуатацияләү буенча идарәне махсуслаштырылган техника белән тулыландыру өчен акча бүлеп мәсьәләсен дә хәл итү мөһим. Бу су объектларында килеп чыга торган аварияләрне оператив бетерү өчен бик кирәк, – диде премьер-министр.
Бүген республика территориясендә 491 гидротехник корылма бар: күләмнәре 100 һәм аннан да күбрәк кубометр булган буа һәм сусаклагычлар файдаланыла. Аларда даими рәвештә ремонт эшләре үткәрелә, ди табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов.
Су мәсьәләсе аеруча зур игътибар сораган Хәйбулла районында да сусаклагычлардагы гидротехник корылмаларның хәле тикшерелеп тора.
2019 елда Яңа Украина авылы янында Кизәташ елгасындагы сусаклагычның гидротехник корылмасы капиталь ремонтланган. Эшләрнең бәясе 10,8 миллион сумга баскан: корылма һәр яклап ныгытылган, боздан саклау мәсьәләсе дә күз уңында тотылган.
Исәнгилде авылы янында Тулыбай елгасы сусаклагычындагы гидротехник корылмага да шул ук елны ремонт ясаганнар, каналның төбе су үсемлекләреннән тазартылган. Эшләрнең бәясе 9,48 миллион сумга баскан.
– Мөмкин булган авария хәлләрен вакытында ачыклау һәм аларны булдырмау чараларын күрү өчен гидротехник корылмаларны даими тикшереп торалар. Бу бик мөһим. Чөнки су – ул бер яктан яшәү чыганагы булса, икенче яктан хәвеф тудырырга мөмкин. Шуңа сусаклагычларның торышы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Аларга ремонт эшләре экологик якны да күз уңында тотып башкарыла, – диде район хакимиятенең сәнәгать һәм экология бүлегенең баш белгече Венера Рим кызы Гвоздева.
“Гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча чараларны гамәлгә ашыру гидрологик яктан начар хәлләр килеп чыгу ихтималын киметергә, елгаларның рекреацион куәтен һәм аларның уртача тирәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк”, дигән иделәр ул вакытта республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан.
Чынлап та, сусаклагычлар бүген әлеге урында яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия.
– Бу сусаклагычларны басуларны сугару өчен төзегәннәр, шулай ук малларга су эчерү өчен дә кирәк булган. Чөнки Хәйбулла – иң корылыклы районнарның берсе. Шуңа биредә су белән тәэмин итү мәсьәләсе аеруча кискен торган чаклар еш булган. Ә әлеге сусаклагычлар районның нәкъ дала зонасында урнашкан, – дип аңлатты Венера Гвоздева.
Бүген дә биредә малларны су эчерергә була. Кемнәрдер анда ял итәргә килсә, балыкчыларның да яраткан урынына әйләнгән бу сусаклагычлар. Ә су булган урында табигать та яшерә. Иң мөһиме – вакытында тикшереп, тәртиптә тоту. Әйткәндәй, Кизәташ елгасындагы сусаклагычны Урал Сурин арендага алып, анда толстолобик, ак амур, карп маймычларын җибәргән, диде Венера Рим кызы.
“Без Башкортстанда территорияләребез, шәһәрләребез һәм авылларыбыз матур, уңайлы булсын өчен күп нәрсә эшлибез. Торак-коммуналь хуҗалыкның бөтен системасы нәтиҗәле эшләсен, экологик мәсьәләләр хәл ителсен өчен күп эшлибез”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел апрельдә Уфада экология форумында. Аның әйтүенчә, халыкка табигатьне саклау проектларына нинди ресурслар юнәлтүне һәм нәтиҗәдә нәрсә килеп чыгачагын аңлату бик мөһим.