Яшьләрне берләштерүче чаралар бик кирәк.
Уфаның “Торатау” конгресс-холл бинасында Башкортстан Республикасы яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Башкортстан республикасы татарлары конгрессы белән берлектә оештырылган яшьләрнең “Белем могҗизалары” дип аталган татар мәдәнияте форумы үтте. Җыен бик оешкан төстә һәм эчтәлекле булды. Исеменнән үк күренеп торуынча, программа бай һәм файдалы итеп төзелгән: анда бүләкләүләр дә, дискуссия дә, спикерларның чыгышы да, проект-грантлар технологиясе хакында сөйләшү дә, осталык класслары да, фикер алышулар да булды.
Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимовның республика татар яшьләренең эшләренең эшләре, уңыш-казанышлары, киләчәккә уй-ниятләре хакындагы чыгышы зур игътибар белән тыңланды.
Панель дискуссиядә Башкортстан яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Фладис улы Сабировның, контороль-хисап палатасыың Аппарат җитәкчесе Марат Ринат улы Сабитовларның чыгышларында яшьләрнең һәртөрле эшчәнлек белән шөгыльләнү мөминлекләре, аларны социальләштерү, бу өлкәдә иҗтимагый оешмаларның мөмкинлекләре хакында сүз барды. Һәртөрле иҗтимагый әһәмиятле проектларны гамәлгә кую юллары, шәхси инициативаны җәелдерү өчен тудырылган шартларның булуы һәм күп нәрсәнең яшьләрнең үзләреннән торуы хакында әйтте спикерлар.
Чыннан да, халык мәкалендә әйтелгәнчә, еламаган балага имезлек каптырмыйлар, шуңа да һәр эштә яшьләргә хас инициативалылык кирәк. Бу фикерне республиканың атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов куәтләп, күп санлы мисаллар китерде. Яшьләрдән, халыктан чыккан әһәмиятле башлангычларның перспективалы булуына басым ясады ул Һәм яшь талантларның милләтне үстерүдәге, республиканың данын күтәрүдәге роленә аерым тукталды. Чөнки бездә дә талантлар җитәрлек, һәм аларга уңыш-казанышларга ирешергә мөмкинлекләр дә бар. Бүгенге казах җыры, корея ритмнарының яшьләр арасында популярлыгына тукталып, ул шул юнәлештә эшләргә – иҗтиһат итәргә чакырды, үзенең иҗаты хакында сөйләде. Сорау-җавап формасын алган бу чыгыш та катнашучыларда җанлы кызыксыну тудырды. Төп фикер – талантың, эшләргә теләгең булса, бар каршылыкларны да үтәргә һәм барыбер нәтиҗәгә ирешергә дә мөмкинлеген спортчы туганының Миякә районындагы тренерлык эше мисалында исбат та итте.
Панель дискуссиядә алынган юнәлеш Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Шамил Валеев модераторлыгында барган чыгышларда яшьләрне һәртөрле интернет аша эшләнгән җинаятьләрдән саклану юлларына игътибар юнәлтелде. Психологик программалау ысулы белән коралланган мошенниклардан шәхескә, җәмгыятькә, илнең куркынычсызлыгына каршы юнәлдерелгән гамәлләргә ылыктырудан яшьләрне саклау, аларны кисәтү хакында сүз барды. Яшь буын, укучы балалар, студентларны зарарлы контенттан аралау хакында сүз барды. Балалар, яшьләр олыларның, ата-аналарның, укытучыларның игътибарыннан читтә калырга тиеш түгеллеге дәлилле исбатланды. Бер сүз белән әйткәндә, яшьләр ярдәмсез калырга тиеш түгел!
Глүс Сабитов һәм Илина Харисова үткәргән мастер-классларда проект, грант, медиа мәсьләләре каралды. Катнашучылар тәкъдим иткән проектлар буенча практик эш тә зур кызыксыну уятты.
Гомумән, форумдагы эшне оештырчылар, экспертлар зур эш башкарган, бар республикадан җыелган яшьләр үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап, кирәкле белем һәм киңәш алды.
Шул хакта фикерләре белән делегатлар бик теләп уртаклаштылар да.
Гөлназ:
"Хатын-кыз сәламәтлеге" проекты авторы мин. "Форумда җыелунын иң истәлекле өлеше – Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән уйдаш кешеләр белән тәҗрибә алышу, яңа дуслар табу. "Сәгатьләрне чагыштырырга" шундый очрашулар бик тә кирәк. Табип буларак, агарту эшләренә кагылышлы проектларны нәкь менә шул өлкәдә профессиональ белеме булган яшь белгечләр белән төзү бик мөһим минем өчен."
Гөлнара:” Оештыручылар һәм спикерларга рәхмәт.Үсәр өчен хәзер яшьләргә зур мөмкинлекләр ачылган, ләкин, кызганычка каршы, күпләр пассив. Бу чара аларга үсеш юлларын да күрсәтте.”.
Гөлнур. Зур рәхмәт. Без кайтып життек. Арытмады да. Бик күңелле булды. Бер сулышта үтте форум.
Газинур. Бугенге форумны оештыручыларга зур рәхмәт. Форумга зур өметләр белән килгән идем: барысы да татарча була дип, яхшы була дип. Ә болай үзем кебек татар җанлы кешеләр белән танышуыма бик шат булдым!
Вадим. Мин дә үз фикеремне әйтим әле: беренчедән, Заһир Әхсән улы, Зәлия Рафис кызына мең рәхмәт! Бу форумга зур хезмәт салганыгыз өчен. Теләкләрем дә бар. Безгә татарча укыту методикаларын бирсәләр, бик шәп булыр иде дә бит.
Индира Әбүзәрова. Татар яшьләре дә заман белән бергә атларга тиеш, моңа иманым камил. Барыбызның да тормышында бүген интернет зур урын алып тора (әйткәндәй, моны кичә форум барышында телефоннарга иелгән башлардан да аңлап булды). Бүгенге көндә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, шәхсән Райнур тарафыннан ясалма фәһемнең татарча версиясен эшләүгә, интернетта татарча контент булдыруга БИК КҮП көч салына. Үзем укытучы буларак, ясалма фәһемне эш тәҗрибәмдә кулланырга тырышам. Бу да яңа методика! Грантлар язу тәҗрибәсе дә бик файдалы, минемчә!
"Ясалма фәһем. Ачык университет" проектларына күз салырга киңәш итәм.
– Яшьләргә мондый темалар бик кызыклы һәм кирәкле. Гомумән, форумнар үткәрү, яшьләрне берләштерүче чаралар оештыру бик кирәк. Без мондый чараларда калган район-шәһәрләрдән яшьләр белән танышабыз, яңа белемнәр алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Һәм аларны үзебезнең районнарда, үз эшебездә кулланабыз, – диде Бишбүләк районы муниципаль Советы депутаты Газиз Рифгать улы Сираев. Аның әйтүенчә, районда яшьләр белән күп чаралар үткәрәләр.
“Безнең Бишбүләк районында яшьләр бик актив, Сабантуйлар, татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән чаралар үткәрәбез. Татар иҗтимагый оешмалары белән тыгыз эшлибез. Яшьләрне иҗтимагый эшләргә мәдәният аша җәлеп итәргә тырышабыз. Район мәдәният йортында “Су юллары” фольклор төркеме эшли. Алар күп авылларга концертлар белән чыгалар. Анда яшьләр бик актив катнаша. Районда “Печән бәйрәме” үткәрелә. Анда да яшьләребезне җәлеп итәбез».
Газиз Рифгать улы – яшь эшкуар да. Ул сарыкчылык белән шөгыльләнә, шулай ук туризм буенча да эшли.
Бүген үз эшен ачарга теләгән яшьләргә мөмкинлекләр күп, ди Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе:
«Хәзер һәр муниципалитетта бизнес-шерифлар эшли. Алар ярдәм сорап килгән һәркемгә юнәлеш бирә. Әйтергә кирәк, үз эшен башларга теләүче яшьләр күп килә. Алар өчен бүген юллар ачык: финанс яктан да, административ яктан да ярдәм бар. Эшләрен ачсыннар, эшләсеннәр генә. Районда, авыл җирендә үз эшен башларга теләүчеләргә дә мөмкинлекләр күп. Кайчакта хәтта шәһәргә караганда күбрәктер дә әле. Минем танышлар, яшьләр арасында гаиләләре белән район үзәгенә күчеп кайтучылар бар. Үз туган җиреңдә туган мәдәниятеңне, туган телеңне саклау да җиңелрәк».
Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты киңәшчесе, Волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычына ярдәм республика үзәге директоры Никита Хрулев форумга карата үз фикерен белдерде: "Форум яшьләргә фикер алышырга мәйданчык булдырып, анда республика районнары һәм шәһәрләре яшьләрен кызыксындырган темалар күтәрелде, проблемалар һәм алардан чыгу юллары турында сүз барды, кызыклы шәхесләр белән аралашу – үз-үзеңне үстерү, белем туплау мөмкинлеген бирде. Белем бирү программасы бүгенге яшьләр өчен аеруча актуаль булган төрле темаларга кагылды - проектлар белән эшләү, медиа, нейрочелтәрләрне куллану. Шулай ук катнашучылар панель дискуссияләр барышында кунаклар белән ачыктан-ачык аралаштылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Форумның әһәмияте зур, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк".
Оештыручылардан Башкортстан татар конгрессы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова әйтүенчә, форум куелган максатына иреште: республиканың төрле төбәкләреннән килгән делегатлар киләчәк эшләренә анык юнәлеш һәм эшләү ысуллары алды. Халыкча әйтсәк, балыклы түгел, ә кармаклы булып таралыштылар алар.