Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРда атналык оператив киңәшмә үткәрде. Анда, аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән максатчан файдалану мониторингы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Россельхознадзорның төбәк идарәсе җитәкчесе Руслан Байкеев хәбәр иткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 6,2 млн га тәшкил итә, шул исәптән әйләнешкә кертү өчен потенциаль сөрүлек мәйданы – 209 мең га. Ведомство җир законнарын бозуларны ачыклау буенча даими эш алып бара. 2023 елда 650 җир кишәрлегендә 149 планнан тыш күчмә тикшерү уздырылган.
– Контрольдә тотылган гомуми мәйдан 75 мең гектардан артык тәшкил итте, шул ук вакытта 74 мең гектардан артык мәйданда чүп үләннәре һәм агач-куаклар үсүе ачыкланды. Җир кишәрлекләренә хокук ияләренә хокук бозуларны булдырмау турында 315 кисәтү ясалды, – дип ассызыклады Руслан Байкеев. – Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә элек файдаланылмый торган 10 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтарылды.
2024 ел башыннан Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе белгечләре гомум мәйданы 25 мең гектардан артык булган 160 җир кишәрлегендә хокук бозу очракларын ачыклаганнар. Элек файдаланылмый торган 3 мең гектардан артык җир авыл хуҗалыгы әйләнешенә кертелгән. Моннан тыш, ведомство авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә каты коммуналь калдыклар туплану урыннарын рөхсәтсез урнаштыруны күзәтә. 2023-2024 елларда 116 чүплек ачыкланган, шуларның 51е инде бетерелгән.
Чыганак: glavarb.ru