Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь , 11:04

"Башкортстан: барысы да башлана гына"

Карамый калмагыз!

Башкортстанның яңа тарихи елъязмасы – бу тормышыбызның соңгы алты елын алардан башка күз алдына да китереп булмый торган иң якты вакыйгалар, күренешләр һәм ул вакыйгаларның  геройлары. Тормышка ашыруга бик аз кеше ышанган проектлар, амбициоз бурычлар һәм җиңеп чыгу кыенлыклары. Узган 6 ел Башкортстан өчен авырлыкларга бай булды, алар стресс-тест режимында җәмгыятебезне ныклыкка сыныйлар: коронавирус эпопеясы, Куштау, махсус хәрби операция чынбарлыгы һәм икътисад өчен тышкы санкцион басым. Вакыт-вакыт көчле җил  исүгә карамастан, Башкортстан корабы ышанычлы курс белән бара.

Республикада кешеләрне җәлеп итеп тора торган яңа киңлекләр барлыкка килде, кайчандыр ташландык хәлдә калган паркларга һәм скверларга җан өрделәр, төбәк креатив борылыш ясады һәм дөньякүләм һәм Бөтенрусия мәдәни вакыйгаларның танылган үзәгенә әверелде. Уфада халык акчасына төзелгән хосписны илдә иң яхшы шундый объект дип атыйлар. Башкортстанның фәнни-мәгариф өлкәсендә дә тектоник үзгәрешләр булды, кампусны  – Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең беренче чиратын – ачу ни тора.

Сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, сәламәтлек саклауда һәм спортта  – нинди генә өлкәне алсак та, без һәркайда һәм нәтиҗәләргә ирешәбез. Безгә горурланырлык, күрсәтерлек һәм әле эшләрлек нәрсәләр бар. Болар барысы да бик зур объектлар, проектлар һәм планнар чынлыкта статистика һәм рейтинглар өчен түгел, ә барыннан да элек – кешеләр өчен. Әйдәгез бергәләп узган 6 еллыкны ничек яшәгәнебезне искә төшерик.

“БСТ" да – зур премьера. Бүген,  9 сентябрьдә, 20.20 сәгатьтә республиканың төп телеканалы эфирында “Башкортстан: барысы да башлана гына" фильмы.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: