Барлык яңалыклар
10
Җәмгыять
8 сентябрь 2024, 18:28

“СИЗОда да тавыш бирү тәмам”

Республика Башлыгын сайлау һәм тавыш бирү барышын күзәтү Иҗтимагый штабы брифингы барышында фәкать уңай фикерләр яңгырады.  

“СИЗОда да тавыш бирү тәмам”
“СИЗОда да тавыш бирү тәмам”

Республика Башлыгын сайлау һәм тавыш бирү барышын күзәтү Иҗтимагый штабы брифингы барышында фәкать уңай фикерләр яңгырады.

 

Исаргакова  Лида Сәгыйть кызы, Иҗтимагый штаб җитәкчесе:

–Бүген 3нче көн эшлибез, финишка китеп барабыз. Эшебез арытаба да  уңай, бар да закон кысаларында булыр дип ышанабыз. Моның өчен җаваплы кешеләр – күзәтүчеләр эш барышын тикшереп  торалар, мобиль төркемнәр урыннарга чыгып тора, шелтәләр, шикаятьләр юк. Сайлау участокдарындагы җаваплы кешеләр шулай ук 3нче көн эшли. Алар бераз арып китсә дә, эш үз ритмында дәвам итә.

СИЗОда да тавыш бирү тәмам. Тиздән ул хәбәр дә килеп ирешер.

Без сайлау барышы буенча күзәтүчеләрнең федераль штабыннан уңай бәя алдык. Алдагы көннәрдә эш буенча йомгаклар булыр.

Муниципалитетлардагы 13 мең коллегабыз белән бер команда булып эшлибез. Бу 3 көндә зур тәҗрибә тупланды. Бу бердәм команда белән яхшы оешкан төстә эшләвебезгә күңелем шат. Ни әйтсәләр дә, безнең халык актив, тәрбияле. Кешеләр сайлауга бара. Бу эшчәнлекне раслаган фактлар күп. Мин моны барлык иҗтимагый күзәтүчеләр исеменнән әйтә алам.

 Беляев Максим Анатольевич, штаб әгъзасы:

  • Бу сайлалар “Гаилә елы”на туры килде. “Бөтен гаилә белән сайлауларга” акциясе дә бик урынлы булды.

Олы тормыш юлында күп сайлауларда катнашкан кешеләр ял көннәрендә килде, мин нәрсә аңладым – мондый сайлаулар безнең өчен бәйрәм.

 Күпләр кулга-кул тотынышып килделәр. Бүгенге көн гадәти түгел, бу – берләшү көне. Без киләчәк биш елга үзебезнең язмышны сайлыйбыз. Киләчәктә дә традицияләрне тоташтырып, сайлауларда очрашырга язсын.

Ахмадуллина Энҗе Вил кызы, штаб әгъзасы:

  • Кешеләр актив килә. Яшь гаиләләр, яңа туган нарасыйларын

да күтәреп килделәр, тавыш бирделәр. Чишмәдәге УИКлар тиешле дәрәҗәдә. Районда барган матур үзгәрешләр җирле халыкка сайлауга барырга дәрт өстәде.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: