Соңгы елларда туган якка, туып-үскән төяккә багышланган матур-матур басмалар нәшер ителү бик матур традициягә әверелде. Басмаханәләребездәге станоклардан төшкән сыйфатлы, үткәнебезгә кайтара торган китап туйлары да зурлап үткәрелә. Моңа Башкортстаныбызда булдырылган «Атайсал» проекты да, китап туйларын үткәргәндә ифрат әһәмиятле булган, Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган «Мәдәният» милли проекты да иркен һәм лаеклы сулыш бирә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган истәлекләр нигезендә бастырылган китап «Актүбә — зур һәм кече Ватанның таянычы» дип атала. Аның эчтәлегенә авторлар тарафыннан гаять дәрәҗәдә күп һәм мөһим күп мәгълүмат җыелган, ветераннарның һәм аларның туганнарының тарихлары тупланган.
— «Актүбә – зур һәм кече Ватанның таянычы» дигән китап авторлары материал җыю буенча зур һәм җентекле эш башкардылар: туган якны өйрәнүчеләр, өлкәннәр, төбәк тарихына битараф җәлеп ителде, архивларда һәм район туган якны өйрәнү музеенда эш алып барылды. Китапны чыгару Русия Табигый фәннәр академиясе докторы, Якутия суднолар йөртү компаниясе җитәкчесе, Новосибирск су транспорты академиясе укытучысы, «Атайсал» республика проектында актив катнашучы Михаил Васильевич Малюшинның тулы финанс ярдәме, шулай ук Актүбә авылында туып-үскән Асия Зөфәр кызы, авыл старостасы Рәфис Мозаффаров һәм авыл җирлеге депутаты Илдус Килдияровның оештыру ярдәме белән мөмкин булды», — дип ассызыклады Кырмыскалы мәдәният сараеның автоклуб мөдире, вокаль ансамбльләр җитәкчесе Гөлшат Ильясова.
Әйткәндәй, игелекле җанлы ватандашыбыз Михаил Малюшин туган мәктәбенә беренче тапкыр иганәчелек ярдәмен 2007 елда ук күрсәтә: спорт һәм музыка җиһазлары, туристлык кирәк-яраклары, авыл командасы өчен спорт формасы, фотоаппарат сатып ала. Шул вакыттан бирле аның исемен әлеге уку йортының һәр укучы белә.
Подлубово халкының ял итү урыны булып китапханә тора, анда да игелекле иганәчелек ярдәме белән капиталь ремонт ясалган. Стеналар буялды, идән өслеге яңартылды, яңа заманча җиһазлар, китаплар өчен стеллажлар, балалар зонасы урнаштырылды, стендлар һәм «Русия» колхозы хезмәтчәннәре турында почмак ясалды. Заманча техника да барлыкка килде: проектор, экран, ноутбук, төсле принтер.
Ә авыл клубы өчен меценат тамашачылар креслолары, техника сатып алган, сәхнә киемнәре тулысынча яңартылган (театрның һәм концерт залының төп пәрдәсе), тамаша залына капиталь ремонт ясалган. Җирле балалар бакчасында тәрәзә һәм рамнарны алыштырганнар, җиһазлар сатып алганнар һәм бик ямьле веранда барлыкка килгән.
Михаил Васильевич якташларына ярдәм итүен актив рәвештә, даими төстә дәвам итә. Күпбалалы, аз керемле гаиләләргә, кыйммәтле дәвалануга мохтаҗларга матди ярдәм күрсәткән икән Пандемиянең иң кызган вакытында хастаханә һәм районның фельдшерлык пунктларын финанслаган, үзизоляциядә булган өлкәннәргә азык-төлек җыелмаларын өләшкән.
Үзем бу мәкаләне язганда да, искитмәле киң күңелле, изге йөрәкле шундый шәхесләр бездә күп булуына шатланып куйдым. Соклангыч күренеш бит бу, һәркем үрнәк алырлык. Дөрес, һәркемнең дә ул кадәр күп финанслар белән туган җиренә, якташларына ярдәмләшергә мөмкинлеге юк. Тик, шулай да кулдан килгәнчә, мөмкин бит!
Моңарчы да Михаил Малюшинның финанс ярдәме белән кече Ватан турында берничә китап та бастырылган. Бөек Ватан сугышы геройлары, Кырмыскалы районында туган мөхтәрәм шәхесләр, Подлубово авыл советы, мәктәп, тыл хезмәтчәннәре һәм Николаевка авылы турында. «Без сезнең исемнәрегезне хәтерлибез» һәм «Тыл ковал Победу» китаплары өчен материалны җирле крайны өйрәнүчеләр җыйган икән.
Еракта калган бала чагында яшәгән авылга ни өчен булыша дигән сорауга Малюшин: «Минем өчен Кырмыскалы районы — туган ягым. Шуңа күрә әгәр проблема һәм аны хәл итү мөмкинлеге бар икән, димәк, хәл итәчәкбез», — дип җавап бирә ул.
Безнең буын, 21 гасыр буыны Бөек Ватан сугышы хакында күпчелек ветераннарның сөйләүләре, китаплар, фильмнар һәм әдәби әсәрләр буенча гына белә. Ә мәңгелек хәтер җуелмый, батырларыбыз даны мәңгелек! Инде 79 ел узган, ә сугыш ветераннарының туганнары фронттан килгән фотоларны һәм хатларны кыйммәтле ядкарьләрдәй саклыйлар, аларны балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына кабат укыйлар.
Чара җыр-моңнар, ватанпәрвәрлек темасына җырлар белән үрелеп барды. Квтоклуб сәхнәсендә чараның йомгаклау өлешендә Башкортстанның халык артисты Артур Туктагулов, БР атказанган артистка Минзифа Искужина, шулай ук Буранбай Туктагулов, Венер Сәйфетдинов, район мәдәният сарае артистлары, Иске Муса һәм Арслан авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары булды.
Ватанпәрвәрлек – сүз белән түгел, гамәл белән дәлилләнә торган хис. Адәм баласы кайда гына яшәсә, хезмәт куйса, уңышлар яуласа да, үзен кече Ватаны белән аерылгысыз тоя икән, аның белән бергә һәм бәхетсез, һәм бәхетле хәлләрен уртаклаша икән, патриот дип аталырга тулы хокуклы кеше шул буладыр. Андый кешеләр күбрәк булсын иде.
Юлай НИЗАЕВ, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы.