Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 23:55

Чемпионаттагы дуслыктан илләр дуслыгына

II халыкара «Геовызов» чемпионатында «Батырлар ярышы» (Гонка героев) үтте.

Чемпионаттагы дуслыктан илләр дуслыгына
Чемпионаттагы дуслыктан илләр дуслыгына

Анда Русиянең 15 субьектыннан һәм 10 чит илдән килгән командалар катнашты. "Патриот" паркындагы каршылыкларны үткән студентлар арыган-талган булсалар да, спорт дәрте һәм яшьлек дәрманы үзенекен итте: алар, музыкага кушылып, биюләргә дә кушылып китте. Патриот паркының тамаша аланы шат, бәхетле йөзләр белән тулган иде. Дистәләгән халык вәкилләре, уртак ритм табып, бер дулкында тибрәлде.

Бигрәк тә Африка кыйтгасы вәкилләре актив булды, чечен егетләре биюе барысын да таң калдырды. Көньяк Африка республикасыннан килгән Дезмондка Башкортстан бик ошаган, тагын киләсем килә, ди ул. Биюче чечен егетләре Рәсүл һәм Аслан да шул ук фикердә иде. 5 чакрым йөгергән, суга да чумып чыккач, текә биеклекне алган егет-кызлардагы дәрт-дәрман, көч-куәтнең чыганагы һөнәри һәм планетар теләктәшлектән иде.

Бу чиксез дуслыкның киләчәге кешеләр һәм илләр дуслыгына үсәчәгенә бернинди шик юк.

Чемпионаттагы дуслыктан илләр дуслыгына
Чемпионаттагы дуслыктан илләр дуслыгына
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: