Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь , 11:58

Яугирләргә бер җылы сүз җитә

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция барган зонада булды һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекмәннәр батальон яугирләре белән очрашты.

Яугирләргә бер җылы сүз җитә
Яугирләргә бер җылы сүз җитә

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция барган зонада булды һәм Миңнегали Шәйморатов исемендәге ирекмәннәр батальон яугирләре белән очрашты. Бу батальон махсус хәрби операция башлангач республикада формалашкан беренче батальон булды. Хәрби хезмәт үткән ветераннар аны оештыру теләге белән чыктылар. Һәм оешкан көннән алып ул яуның алгы сызыгыннан чыкканы юк.

Республика башлыгы яугирләргә гуманитар йөк алып барды, кыюлык күрсәткәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Республика шефлыгында булган Красный Лучта да булдылар. Монда 2022 елдан алып безнең табиблар белән юл салучылар эшли. Урындагы халык яңа юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары өчен рәхмәтләрен әйтеп бетә алмыйлар.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: