Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2024, 11:45

Төбәк ана капиталы булырмы?

    Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы 300 мең сум күләмендә төбәк ана капиталы билгеләргә тәкъдим итә.

Төбәк ана капиталы булырмы?
Төбәк ана капиталы булырмы?

    Яңа түләүне 2025 елның 1 гыйнварыннан соң өченче баласы туган яки уллыкка-кызлыкка бала алган 35 яшькә кадәрге хатын-кызларга түләргә тәкъдим ителгән. Бу хакта 4 сентябрьдә Дәүләт Җыелышы-Корылтайның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында министр урынбасары Ирина Небогатова хәбәр итте.

    Хезмәт министрлыгында хәбәр итүләренчә, әлеге вакытта республикада уллыкка-кызлыкка  бала алучылар өчен федераль ана капиталы күләмендә төбәк ана капиталы каралган. Шулай ук инвалид баланы уллыкка алганда өстәмә рәвештә 100 мең сум түләнә. 2014 елдан республика сигез һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә бер мәртәбә 622,8 мең сум түли. Элек андый гаиләләргә “Газель” автомобиле бирәләр иде.

    Шулай ук министрлык яшь йөкле хатыннарга, 24 яшькә кадәрге студенткаларга исәпкә басканнан алып сабый туганчыга кадәр ай саен ике төбәк яшәү минимумы күләмендә – бу 28,3 мең сум – түләргә  тәкъдим итә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: