“Юллар – гаять катлаулы тарих та, шул ук вакытта безнең өстенлек тә, - дигән иде Радий Хәбиров Башкортстан Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайга юлламасында. - Кешеләр бездән яхшы юллар салуны сорыйлар. Чөнки бу уңайлылык кына түгел, республика икътисадын үстерү дә. Без яхшы юллар салуга акча җәлләмәячәкбез”.
Төбәк Башлыгының үз сүзендә тора торган җитәкче булуын исбатлаучы күркәм мисалларның берсе – Уфаның “Көнъяк капкалар” проекты.
2024 елда Уфада “Көньяк капкалар"ның дүрт объектының өчесе буенча эшләр тәмамланачак.
4 сентябрьдә Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Алан Марзаев “Көньяк капкалар” проектын гамәлгә ашыру кысаларында транспорт инфраструктурасы объектларында эшләр башкару мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Эшлекле очрашуда БР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Руслан Гарипов, Уфа хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кожевников, Уфаның Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов, заказ бирүче һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашты.
Уфа хакимиятенең юллар һәм ясалма корылмалар төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Кулешов хәбәр итүенчә, иң югары әзерлек дәрәҗәсендә генерал Рыленко урамы һәм Пугачев урамы киселешендәге транспорт чишелеше тора. –
- Хәзер генерал Рыленко урамында тротуар өчен нигез әзерлиләр, урамны яктыртуны монтажлыйлар, бордюр ташы һәм светофорлар ясау белән шөгыльләнәләр. Юлүткәргеч тулысынча төзелгән. Җир өемен һәм транспорт чишелешенә илтүче юлларны төзү буенча комплекслы эшләр алып барыла, - диде Евгений Кулешов.
Генерал Рыленко һәм Пугачев урамнары киселешендәге юлүткәргечнең озынлыгы - 102 М. барлык съездларның озынлыгы - 2,6 чакрым. Техник эшләтеп җибәрү быел октябрь аенда планлаштырыла.
Пугачев урамын реконструкцияләүгә килгәндә исә, октябрьдә Дуслык Монументыннан Геофизиклар урамына кадәр хәрәкәтне күчереп торырга һәм юлның төп өлешен тәмамларга телиләр.
Пугачев урамын реконструкцияләүнең икенче этабы белән бәйле хәл, заказ бирүченең вәкиле сүзләренчә, ахырына кадәр хәл ителмәгән әле. Ике күчемсез милек объекты әлегә кадәр сүтеп алынмаган, шуңа күрә эшләрнең бер өлеше 2025 елга күчәчәк, дип аңлаттылар Уфа хакимиятенең матбугат хезмәтендә.
“Уфаның географиясен һәм ландшафтын, кайда урнашуын исәпкә алып, теләсә нинди юл, теләсә нинди күпер шәһәр өчен мөһим әһәмияткә ия, - дигән иде төбәк башлыгы Радий Хәбиров. - Шәһәрне өч елга уратып алган бит. “Көньяк капкалар” проекты - зур эшләр башы. Әгәр без “Кузнецов Затоны”ннан Агыйдел аша җирле юлларны “Мега" сәүдә комплексы янындагы инфраструктура белән тоташтырачак күпер төземәсәк, “Көньяк капкалар” тулы куәтенә эшләмәячәк. Бу транспорт агымын, шәһәргә керү йөкләнешен Воровский урамында бүлергә ярдәм итәчәк. Дүртенче күперне без анда инде төземәячәкбез. Шуңа күрә менә мондый карарлар белән юл челтәрен үстерәчәкбез. “Көньяк капкалар" 2024 елда тәмамланачак. Ул Уфаның транспорт проблемаларын тиз хәл итү юлларының берсе”.