Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 сентябрь 2024, 12:42

БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең XVII форумы узачак

БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең XVII форумы узачак
БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең XVII форумы узачак

Уфа янә халыкара форум уздыру мәйданчыгына әверелә. 16-19 сентябрьдә Башкортстан башкаласында беренче тапкыр БДБның XVII иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы узачак.

Бердәмлек илләренең 200гә якын вәкиле катнашкан зур чара 2006 елдан бирле төрле илләрдә уза. Русиядә слет дүртенче тапкыр үткәрелә. Өч тапкыр чара Мәскәүдә узган.

БДБ фәнни һәм иҗади интеллигенциясе форумнары бердәмлек киңлегендә ел саен үткәрелә торган иң эре гуманитар чаралар булып тора, анда узган елга нәтиҗәләр ясала, уртак гамәлләр планнары тикшерелә, фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат, туризм, спорт, яшьләр белән эшләү өлкәсендә багланышларның иң актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләнә.

Быелгы XVII «Бәйсез Дәүләтләр Берлеге: мәдәниятләрнең гомум кыйммәтләре һәм күптөрлелеге» форумы темасы заманча чынбарлыкны исәпкә алып, хезмәттәшлек планнары турында фикер алышуны һәм эшнең өстенлекле юнәлешләрен һәм формаларын билгеләүне күздә тота. Форумны БДБ илләренең дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: