Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь 2024, 13:20

Стәрлебашта сырганак үстерәчәкләр

Бик яхшы проект булмакчы бу, җәмәгать.

Стәрлебашта сырганак үстерәчәкләр
Стәрлебашта сырганак үстерәчәкләр

      Илдә сырганак үстерүче иң зур плантация барлыкка киләчәк. Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы инвесторга Стәрлебаш районында сырганак үстерү өчен 711 га җир участогы биргән.

    Бизнес-планга ярашлы рәвештә, биредә 4,4 гектар мәйданда теплица төзү һәм ачык грунтта бакчалар үстерү планлаштырыла. Инвесторларҗимешләр үстереп кенә калмыйча, аларны эшкәртүне оештырырга һәм продукцияне “Башкортстан җиләге” бренды астында сатарга планлаштыралар.

     Проектныгамәлгә ашыру“Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасы кысаларында үсемлекчелек тармагын үстерүгә, Башкортстан агросәнәгать комплексының инвестицион җәлеп итүчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

   Проектның бәясе – 913,4 млн сум. Аны 2024-2039 елларда гамәлгә ашырырга планлаштыралар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: