Әлеге сүзләр амәнәт урынына буыннан буынга тапшырыла килә. Әйе, чыннан да нинди генә дәвер кичерсә дә, кешелекнең иртәгәсе һәм гомумән киләчәге бүген яшьләргә нинди игътибар бирелүгә бәйле. Башкортстан республикасы җитәкчелеге моны яхшы аңлый. Төбәкнең яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан мәгариф, мәдәният, спорт, фән һәм инновацияләр өлкәсендә төрле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар һәм субсидияләр бирелеп, яшьләр инициативалары үсешенә булышлык күрсәтелә. Яшь буын вәкилләренең шәхси үсешенә булышлык итүче яшьләр оешмалары, клублары һәм хәрәкәтләре белән хезмәттәшлек итү бара. Республикада төрле юнәлештәге спорт чаралары, ярышлар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыручы проектлар даими рәвештә оештырыла. Һәм миң мөһиме, проект яшьләребезнең мәнфәгатьләренә, өметләренә һәм амбицияләренә туры килә.
2021 елда Башортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Уфада “Йәшлек Hous” заманча яшьләр киңлеге ачылды. Ул волонтерлар, яшьләр оешмалары, гомумән, актив яшьләр өчен күңелле һәм фәһемле вакыт уздыру урынына әверелде.
Әлеге практиканы киңәйтү максатында 2023 елда “Йәшлек төбәге” төбәк программасы тормышка ашырыла башлады. Аның кысаларында конкурс нигезендә ел саен республиканың муниципалитетларында яшьләр сәясәте учреждениеләренә реновация үткәрү өчен акча бүленү каралган. Быел әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында заманча яшьләр киңлекләре башкалада, Күмертау һәм Агыйдел шәһәрләрендә, Краснокама һәм Хәйбулла районнарында ачылачак.
Шулай ук 2023 елда “Яшьләр төбәге” бөтенрусия конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча заманча яшьләр киңлекләре Нефтекамада һәм Учалыда ачылды. Әлеге программаны тормышка ашыру ниятендә 228 млн сум күләмендә федераль субсидия җәлеп ителгән.
Тарихи дип атарлык утыргычлар тезелеп торган, чаршаулар эленеп торган Сарайга алмашка зурларга да, яшьләргә дә уңайлы булган заманча яшьләр киңлеге барлыкка килүен нефтекамалылар ихлас сөенеп каршылады.
Уңайлы кечкенә диваннар, журнал өстәлләре, хәтта телевизор бирегә килүчеләрне ишек алдында ук каршы ала. Холл элеккечә иркен калса да, анда фотозонага да урын бирелгән. Гардероб та үзгәргән. Хәзер анда махсус логотиптагы киемнән елмаеп яшь кызлар каршы ала һәм элекке пластик номероклар урынына санлы силикон браслетлар биреп тора. Аны киеп куясың һәм кечкенә пластикны сумкаңның кайсыдыр кесәсендә югалтып, эзләп газапланмыйсың.
- 2023 елдан без үзебезнең муниципалитетта “Төбәк яшьләр өчен” дигән программаны тормышка ашырабыз. Аның кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Шулар арасында иң әһәмиятлесе –бинабызга капиталь ремонт эшләнү. Без аны яңа мәйдан итеп ачтык. Хәзер ул Яшьләр йорты! Яңа тамашалар залы, фойе барлыкка килде. Һәм барысы да яшьләрчә, заманча, – ди Яшьләр йорты директоры Юлия Садрисламова.
Бер сүз белән әйткәндә, яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты илнең киләчәген формалаштыруда әһәмиятле роль уйный.
**
Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров: “ Без сезнең белән гади булмаган, әмма искиткеч заманда яшибез – чакырулар, яңа уңышлар һәм җиңүләр дәвере. Һәм бу юлны без лаеклы рәвештә бергә үтәргә тиеш. Сез – безнең өчен ныклы терәк һәм ярдәм. Безнең яшьләр илебезнең һәм республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен исбатлый.”
**
БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетының Яшьләр проектлар офисы эшчәнлеге нәтиҗәсендә былтыр Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы кысаларында яшьләр проектларын тормышка ашыру өчен алынган федераль грантлар күләме, 2022 ел белән чагыштырганда, 22,8 процентка арткан.
2023 ел нәтиҗәләре буенча респубикада Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсында катнашучы аерым кешеләр арасында җәмгысе 70 млн. сумлык 136 грант отылган.