Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 сентябрь , 08:16

"Форумның әһәмияте зур"

"Форумның әһәмияте зур"
"Форумның әһәмияте зур"

Кичә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Белем могҗизалары” дип аталган татар мәдәнияте яшьләр форумы үтте.

"Татар яшьләре форумы телгә һәм мәдәнияткә кызыксыну арттыру, сәләтле яшьләрне табу һәм аларга ярдәм күрсәтү, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырыла", - диде Радий Хәбиров.

Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты киңәшчесе, Волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычына ярдәм республика үзәге директоры Никита Хрулев форумга карата фикерен белдерде: "Форум яшьләргә фикер алышырга мәйданчык булдырып, анда республика районнары һәм шәһәрләре яшьләрен кызыксындырган темалар күтәрелде, проблемалар һәм алардан чыгу юллары турында сүз барды, кызыклы шәхесләр белән аралашу - үз-үзеңне үстерү, белем туплау мөмкинлеген бирде. Белем бирү программасы бүгенге яшьләр өчен аеруча актуаль булган төрле темаларга кагылды - проектлар белән эшләү, медиа, нейрочелтәрләрне куллану. Шулай ук катнашучылар панель дискуссияләр барышында кунаклар белән ачыктан-ачык аралаштылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Форумның әһәмияте зур, мондый чараларны ешрак үткәрергә кирәк".

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: