Авыргазы районы прокуратурасы Степановка авыл биләмәсенең элеккеге башлыгына карата җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсен раслады. Ул «мошенниклык» һәм «хезмәт ялганы» маддәләре буенча җинаятьләрдә гаепләнә.
2019 елның июленнән 2023 елның мартына кадәр элекке “силсәвит” үзенең улын һәм танышын хакимияткә машина йөртүче, котельный операторы сыйфатында “урнаштырган”. Чиновник кул астындагы хезмәткәрләренә эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертергә кушкан...
Нәтиҗәдә, ул 680 мең сумнан артык акча алган. Аны үзе теләгәнчә кулланган.
Гаепләнүче гаебен таныган. Җинаять эше карау өчен Гафури районара судына җибәрелгән. Моннан тыш, чиновникны ышаныч югалту сәбәпле эшеннән чыгарганнар.