Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь 2024, 23:19

Уфаның юбилеенда сугышучылар булмаган

Шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев моның сәбәбен әйткән. 

Уфаның юбилеенда сугышучылар булмаган
Уфаның юбилеенда сугышучылар булмаган

Уфа юбилеен бәйрәм иткәндә җәмәгать тәртибен бозуның бер очрагы да теркәлмәгән. Бу хакта башкала мэры Ратмир Мәүлиев 3 сентябрьдә Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә чыгыш ясаганда хәбәр иткән.

«Бәйрәм барган мәйданчыкларының берсендә дә якалашу, сугышу очраклары булмады, - дип билгеләп үткән ул. - Җәмәгать урыннарында һәркем үзен тәртипле тотты, күренеп тора ки, бу вакыт эчендә шәһәр эчке яклап үскән.

Аннары, бәйрәм узган урыннарда  чүп-чар да күп түгел иде. Барысы да таралышты, ә артларыннан чүп өелеп калды дип әйтеп булмый»,- дигән ул.

Мәүлиев билеләп үткәнчә, бәйрәмгә ике көн эчендә 300 меңнән артык кеше чыккан. Концертлар һәм мәдәни чаралар шәһәрнең барлык районнарында да оештырылган. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: