Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 сентябрь , 10:30

“Эшкә урнашу өчен яхшы мөмкинлекләр ачылыр”

Башкортстанда “Геовызов” II Халыкара геология чемпионаты кысаларында беренче тапкыр “Карьера көне” оештырылды.

“Эшкә урнашу өчен яхшы мөмкинлекләр ачылыр”
“Эшкә урнашу өчен яхшы мөмкинлекләр ачылыр”

Башкортстанда Геовызов II Халыкара геология чемпионаты старт алды. Уфага Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 250ләп катнашучы – булачак геологлар килде.

     Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бу вакыйганың республика өчен ни өчен мөһим булуы турында сөйләде. "Башкортстан яшьләре өчен бу чар – барыннан да элек башка югары уку йортлары студентлары белән тәҗрибә уртаклашу. Моннан тыш, биредә булачак эш бирүчеләр белән хезмәттәшлек алып барыла, ә алар исә яшьләргә үзләренең булачак белгечләре итеп карый. Беренче чемпионат тәҗрибәсеннән күренүенчә, яшьләрнең күбесе стажировка үткән, киләчәккә үзләренә юл сайлаган. Бу юлы да геологиягә яңа белгечләр килер, яшьләргә эшкә урнашу өчен яхшы мөмкинлекләр ачылыр дип өметләнәбез.

      Башкортстан яшьләре чемпионатка ныклы әзерләнде, сайлап алу җитди алып барылды. Студентларыбыз үзләренең югары уку йортларын һәм сайлаган юнәлешләрен лаеклы тәкъдим итәргә тырышачак, призлы урыннар өчен көрәшәчәк. Әмма иң мөһиме – бүләкләр түгел, ә аралашу, шәхесара элемтәләрне үстерү”, – дип билгеләде Забелин.

     2 сентябрь көнне “Геовызов” кысаларында беренче тапкыр “Карьера көне” оештырылды. Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Евгений Петров белән ачык диалог үткәрелде.

     Чараны ачып, Роснедр башлыгы киләчәктә җир асты байлыкларыннан файдалану фаразлары белән уртаклашты, тармакның төп тенденцияләрен һәм үсеш мөмкинлекләрен билгеләде. Профессор Пол Омаджи барлык катнашучыларны үзләрен ярыш программасына тулысынча багышларга чакырды.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: