Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 сентябрь 2024, 14:40

Уфа янындагы мәктәп рекорд куйды

Башкортстанда 500 меңнән артык укучы парта артына утырды.

Уфа янындагы мәктәп рекорд куйды
Уфа янындагы мәктәп рекорд куйды

Бүген республикада яңа уку елы 524,8 мең укучы өчен башланды, шул исәптән 48 мең беренче сыйныф укучысы һәм 200 Донбасс баласы мәктәпкә килде.

Нугай бистәсенең 147нче мәктәбендә берьюлы 14 беренче сыйныф укучылары җыелды. Бу безнең беренче сыйныфлар буенча яңа абсолют рекорд. Укучыларны котларга Уфа шәһәр Советы башлыгы урынбасары Александр Мельников килде.

2024 елның 1 сентябре ял көненә — якшәмбегә туры килгәнлектән, Белем көне уңаеннан үткәрелгән барлык тантаналы чаралар дүшәмбегә, 2 сентябрьгә күчерелде. Озын җәйге каникуллардан соң ял иткән укучылар актив уку эшчәнлегенә сишәмбе, 3 сентябрьдә керешәчәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: